Узган тәүлектә Лениногорскида 13 кешедә коронавирус ачыкланган
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган тәүлектә Лениногорскида 13 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 125 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да контакт юлы белән йоккан очраклар.

Коронавирусның 40 очрагы Казанда расланган. Лениногорскида — 13, Чистайда — 15, Нурлатта 21 кеше ковид белән авырган. Чаллы, Алексеевск, Әлмәттә — алтышар очрак. Яңа Чишмәдә — 5, Тукай районында — 4, Баулы районында 2 очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Спас, Тәтеш, Ютазы районнарында — берәр очрак.

20 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 28 мең 973 очрагы билгеле.


Нет комментариев