20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова гашыйк парны эзли
Илсөя Бәдретдинованың "Инстаграм"дагы бите бик кызык һәм үзенчәлекле. Гади генә фотога да матур комментарий язып куя. Мәсәлән, кичә, ул юлда тапкан беләзекне фотога төшереп куйды. - Бу "мәхәббәт тарихын" Римма Никитина белән Чистопольская урамыннан таптык. Кыйммәт нәрсә дә түгел инде, ләкин бар әйбер дә акча белән генә бәяләнми. Бәлки, бер-берсен...
-
Күрше районда чит ил машинасы трассадан төшеп әйләнеп капланган (фотолар)
Әлеге юл һәлакәте бүген иртәнге 7ләр тирәсендә Чирмешән-Шенталы юлында була, «Рено Дастер» машинасы әйләнеп каплана. Рульдә 46 яшьлек хатын-кыз була, аны Чирмешән хастаханәсенә илтәләр. http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/20/528765/
-
Лениногорскида бүген "йолдызлар" кабыначак
Бүген, 20 ноябрьдә, Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы-2016" конкурсының беренче туры узачак. 14.00 сәгатьтә башлана. Яшь артистлар концертына рәхим итегез!
-
Лениногорск авылларында үзара салым буенча референдум бара
Бүген районыбыз авылы җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум бара. Урдалы җирлегендә бик тыныч кына бара, кеше килеп тора, дип хәбәр иттеләр. Авылларда участоклар кичке 8 гә чаклы эшлиячәк.
-
Әлмәт-Кузайкино юлындагы көчле авариядә кеше гомере өзелде [+ФОТО]
ВАЗ-2107 машинасы хуҗасы юл кагыйдәләрен үтәми. Кичә кич килеп чыккан авариядә ВАЗ-2107 машинасы зур тизлектә барган вакытта "Форд Фокус"ка бәрелеп уза. Туктамыйча ул каршы як полосага чыга һәм "Шкода" машинасы белән бәрелешә. Шулай ук "КАМАЗ" белән микроавтобус та әлеге авариядә зыян күрә. ВАЗ-2107 машинасын йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән урында ук...
-
Сырлы аш пешерәбез
500 г сөяксез тавык ите, 400 г эретелгән сыр, 150 г дөге, 400г бәрәңге,150 г кишер, 150 г суган,тоз,борыч,яшел тәмләткечләр. Кәстрүлдә 3 литр су кайнатабыз һәм тоз-борыч сибеп,тавык итен пешерергә салабыз.Ит пешеп җиткәч,судан алабыз. Кайнап торган шулпага дөге салып җибәрәбез. Суганны ваклап турыйбыз,кишерне угычтан чыгарабыз. Бәрәңгене шакмаклап яки озынча итеп...
-
Татарстанда бассейнда укучы бала батып үлгән
Чаллыда укучы үлеме белән бәйле аяныч фаҗигә булган. 54 комплекста урнашкан "Афина" бассейнында кичке сәгать биштә 11 яшьлек кыз бала батып үлгән. Ул бирегә дус кызы белән килгән була. Берара иптәше аны күз уңыннан югалта. Үзе таба алмагач, бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Ашыгыч рәвештә килгән медицина хезмәте, ни аяныч, берни...