Һәлакәткә кем сәбәпче?
Җәмгыятебездә зур бәлаләрнең берсе - юлларда балалар фаҗигасе. Ел саен Россия юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре булып тора.
Узган елда гына республикада балалар катнашында 597 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Барлыгы 23 бала дөнья белән хушлашкан, 20се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Безнең шәһәр һәм районга килгәндә, узган ел...