Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ут белән сак бул!

Быелның гыйнвар аена Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә 6 янгын һәм 34 ялган чакыру очрагы теркәлгән. 1 гыйнварда 12.45 сәгатьтә 66 нчы янгын часте диспетчер пультына Хәлиуллин урамындагы 11/2 адресы буенча мунча януы турында хәбәр килә. Янгын мичнең кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. 10 гыйнварда 13.23 сәгатьтә янгын частена Үрнәк авылында...

Быелның гыйнвар аена Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә 6 янгын һәм 34 ялган чакыру очрагы теркәлгән.

1 гыйнварда 12.45 сәгатьтә 66 нчы янгын часте диспетчер пультына Хәлиуллин урамындагы 11/2 адресы буенча мунча януы турында хәбәр килә. Янгын мичнең кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
10 гыйнварда 13.23 сәгатьтә янгын частена Үрнәк авылында мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә, Төзүчеләр урамы, 9 нчы йорттагы мунчаның түбәсе янып бетә.
31 гыйнварда 02.20 сәгатьтә диспетчер пультына төзүчеләр вагоны яну турында хәбәр итәләр. Вагон - Кутузов урамы, 13 "А" йортта урнашкан "ОРТЭКС" җәмгыяте карамагында. Янгын чыккан урынга килгәндә, ул ут эчендә була. Нәтиҗәдә, вагон янып бетә. Сәбәбе: мичне эксплуатацияләүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.
31 гыйнварда 05.25 сәгатьтә Сельхозтехника урамында, 23 нче йорт януы турында хәбәр алына. Янгын урынына килгәндә, өйнең 2 нче каты, чарлак (мансарда) янып бетә. Янгын сүндерүчеләр беренче катын гына коткарырга өлгерә. Янгын чыгуга чарлак аша үткәрелгән электрүткәргечтәге кыска ялганыш сәбәпче була.
31 гыйнвар 13.30 сәгатьтә күзәтү бүлегенә "Дубки" һәм "Сосновый бор" бакчачылык ширкәтендә кечкенә өй (будка) яну турында 2 гариза килә. Янгынның сәбәбе - билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын