Әлегә ялт итте
Авылларда өмә ничегрәк үтте икән? Шул сорау белән берничә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек.
Халисә Фазылова, Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы:
- Өмәдән без дә читтә калмадык. Авыл уртасында берничә ташландык йорт бар иде, аларның беркемгә дә кирәге юк, шуларны сүтеп, урынын чистарттык. Һәйкәл тирәсендә зур, карт агачлар киселде. Автобус тукталышын...