Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлегә ялт итте

Авылларда өмә ничегрәк үтте икән? Шул сорау белән берничә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек. Халисә Фазылова, Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы: - Өмәдән без дә читтә калмадык. Авыл уртасында берничә ташландык йорт бар иде, аларның беркемгә дә кирәге юк, шуларны сүтеп, урынын чистарттык. Һәйкәл тирәсендә зур, карт агачлар киселде. Автобус тукталышын...

Авылларда өмә ничегрәк үтте икән? Шул сорау белән берничә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек.

Халисә Фазылова, Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы:
- Өмәдән без дә читтә калмадык. Авыл уртасында берничә ташландык йорт бар иде, аларның беркемгә дә кирәге юк, шуларны сүтеп, урынын чистарттык. Һәйкәл тирәсендә зур, карт агачлар киселде. Автобус тукталышын буядык, юл тирәләрен чистарттык. Өмәдән соң ямьсез, куркыныч булган җирләр чистарып калды. Бездә колхоз юк бит, шунлыктан техника мәсьәләсендә шәхси кешеләргә мөрәҗәгать иттек, алар ярдәмгә килде.
Нурия Хәйруллина, Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы:
- Өмәдә мәктәп балалары актив катнашты. Һәйкәлләрне чистартып, буядык. Чишмәләр тирәсен чүптән арындырдык. Зиратның берсе чистартылды. Электр баганаларын акшарладык. Машина-трактор паркы, амбар, ашханә территорияләренә кул тиде, ул җирләр чистарды. Барлык оешмалар да өмәдә катнашты. Техника белән шәхси кешеләр, мәктәп ярдәмгә килде. Бездә трактор белән эттерелә торган чүп базы бар, чүпне шунда илттек.
Фларидә Янгирова, Сугышлы авыл җирлеге башлыгы:
-Өмәдә барыбыз да катнаштык. Урамнар, учреждение-оешма тирәләре чистартылды. Ә мәктәп укучылары тау битенә язылган сүзләрне яңарттылар. Хуҗалык техника белән ярдәм итмәде, гәрчә алдан вәгъдә итсә дә. Барлык эшне дә үз көчебез белән башкарып чыктык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љмђ

2
X