Алда зур мәйдан көтә
Халкыбызның көтеп алган җәйге милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан көч-куәтне барлап бил алышу бездә гадәткә кергән. Шөгер спорт үзәгендә Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан, татарча көрәш ярышы үткәрелде.
Бил алышында, гомумән, татарның зирәк акылын, максатка омтылышын, дәртен, гасырлардан килгән алымнар кулланып көндәшен чиста итеп аркасына салу осталыгын...