«Маркс» алдынгылыкны бирми
Районда әлеге хуҗалык беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен һәм урып-җыюны тәмамлады. Гомумән, аның алдынгылар рәтендә баруына ияләштек, бугай. Алар турында сүз чыгуга "Булдыралар, эшли белеп эшлиләр", - диләр. Сүзем "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгы турында.
Әлеге предприятие бернинди инвесторсыз, үз хисабына яши һәм, әйтергә кирәк, эшләре дә тулы көчкә бара. Хуҗалыкта...