Минем яраткан әнием
Әни-әнием, кояшым минем дип бөтен дөньяга кычкырасым килә, чөнки мине яратучы, ана назы бирүче әниемне таптым.
Ничек көттем мин аны, тәрәзәләргә карап. Иртән торганда башымнан сыйпап уятуы, кич йокларга ятканда өстемә җылы юрган ябып, елмаеп тыныч йокы теләп, матур әкиятләр сөйләве турында хыялландым.
Әнием сабыр, киң холыклы, юмарт, бик шаян...