Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Укытучы әнисе бит без!

Иртәгә Әниләр бәйрәме дигән көнне телефон шалтырый: "Әни, иртәгә мәктәптә сезнең өчен бәйрәм үткәрәбез, киявең Илдус кайтып ала", - ди кызым Венера. Без мәктәпкә килгәндә, әниләр җыелган иде инде. Бик күңелле очрашу булды ул, әллә кайчангы танышлар кебек кочаклашып күрештек. Минем кызым Венера Минсәгыйть кызы Сәмигуллина 15 ел инде 11...

Иртәгә Әниләр бәйрәме дигән көнне телефон шалтырый: "Әни, иртәгә мәктәптә сезнең өчен бәйрәм үткәрәбез, киявең Илдус кайтып ала", - ди кызым Венера.


Без мәктәпкә килгәндә, әниләр җыелган иде инде. Бик күңелле очрашу булды ул, әллә кайчангы танышлар кебек кочаклашып күрештек. Минем кызым Венера Минсәгыйть кызы Сәмигуллина 15 ел инде 11 нче гимназиядә татар теле укыта. Аның һәм директорлары Тәслимә Рифкатовнаның тәкъдиме белән бик матур бәйрәм үткәрделәр. Әлеге мәктәптә 32 укытучы хезмәт куя икән, барысының да әниләре турында сөйләделәр, бик матур итеп җырладылар - елый-елый тыңладык. Балалар биеп күрсәтте. Аннан соң Рушания Хәсәншинаның әнисе бакыйлыкка киткән әниләребез рухына багышлап Коръән аятьләре укыды, бергәләп дога кылдык.

Балалар шигырь сөйләде, скетч куйды. Бик матур татарча сөйлиләр, хәтта рус милләтеннән булган кызлар да татарча дөрес итеп сөйләшә белә. Моны кызым Венераның яхшы эшләү нәтиҗәседер дип уйлап куйдым. Мәктәп администрациясе дә, укытучылар коллективы да аны бик хөрмәт итә. Әлеге уңган-булган, тату коллективта эшләгәне өчен бик куанып, горурланып утырдым.
Без, әниләр, сүз сорап, рәхмәт укыдык. Авыр да, мактаулы да эшләрендә уңыш теләдек. Соңыннан тәмле итеп чәй эчтек, бәлеш ашадык, татар халкының нинди тәмле ризыклары бар - барысы белән дә сыйландык, сөйләштек, киңәшләштек. Тагын да югарырак үрләргә ирешергә насыйп булсын, дип таралыштык.
Шундый күңелле, җылы, рәхәт очрашу булды әниләргә. Мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе бүләк тә өләште әле үзебезгә. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, балаларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђнилђр кљне

2
X