Һәркемнең үз өе
Яңа ел алдыннан Эчке эшләр бүлегенең актлар залында хокук сакчыларына фатир алу яисә йорт төзү өчен сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.
Ул видеоконференция режимында барып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев катнашты.
Сертификатларны бүлек начальнигы Марат Мәхмүтов тапшырды. Аңа шәхси...