Лениногорскилылар чыршы ала башладылар
Өйләрендә чыршы бизәп куярга өлгерүчеләр шактый, дип беләм. Безгә дә чират җитте, бугай.
Ниндиенә өстенлек бирергә, кайдан алырга? Урманда үскәнен бернинди ясалмасы да алыштыра алмый, билгеле. Лениногорск урман хуҗалыгыннан алынган мәгълүматка караганда, шәһәрдә чыршы белән сату итү 16 декабрьдә башланган. Быел республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән аукционда чыршы сату эшен...