Юл мәсьәләсе лениногорскилылар өчен иң мөһиме
"Халык контроле" сервисына ел башыннан лениногорскилылардан 18 мөрәҗәгать килгән.
Шикаятьнең сигезе буенча "карар кабул ителгән", берсе - "планлаштырылган", тугызы - "эшләнүдә" дигән тамга белән тора. Юлларның сыйфатына бәйле тема бүгенге көндә иң актуале, бугай. Моннан тыш, лениногорскилылар юлларны вакытында чистартмау, көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны вакытында чыгармау кебек мәсьәләләрне күтәреп чыккан.