Редакция почтасына килгән бер хат бездә аеруча кызыксыну уятты. Мөмкинлекләре чикле булганнарның проблемалары турында әрнеп язылган ул. Әйдәгез, бергәләп укыйк.
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!
Сезгә бу хатны өметсезлеккә бирелгән ана яза. Үз башымнан үтмәсә, тормышның мондый гаделсезлеген, кайбер кешеләрнең ваемсызлыгын күрермен дип уйламаган идем.
Үзем кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырыштым:...
Редакция почтасына килгән бер хат бездә аеруча кызыксыну уятты. Мөмкинлекләре чикле булганнарның проблемалары турында әрнеп язылган ул. Әйдәгез, бергәләп укыйк.
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!
Сезгә бу хатны өметсезлеккә бирелгән ана яза. Үз башымнан үтмәсә, тормышның мондый гаделсезлеген, кайбер кешеләрнең ваемсызлыгын күрермен дип уйламаган идем.
Үзем кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырыштым: кул сузып теләнүчеләргә хәерен бирдем, урамда йөргән ач эт-песиләрне жәлләп, ипи кисәге булса да биреп китә идем. Тик тормыш миңа сынауларның иң зурын әзерләп куйган булган.
Улым бу дөньяга авырлык белән туды. Наркоздан айныгач: «Нык булыгыз, улыгызның баш миенә кан сауган, ул авыр хәлдә», диде табиблар. Үз хәлем авыр булса да, көч-хәл белән торып, улым яткан бүлмәгә бардым, Ходайга ялвара-ялвара еладым. Аны миңа дүрт көннән соң гына күрсәттеләр. Хәле бик начар иде. Табибларга зур рәхмәт, улымны яхшы дәваладылар, бер айдан хастаханәдән чыктык.
Улыбызны аякка бастыру өчен, әтисе белән икебезгә, күп тырышырга туры килде. Ярый, ул вакытлар артта калды инде, Аллага шөкер. Иң элек урта мәктәпне, аннан соң Лениногорскида укып, үзенә һөнәр алды. Менә шуннан соң проблемалар башланды да инде. Беренчедән, укыган һөнәре буенча эшләргә ярамый икән. Өч яшь чагында аңа инвалидлык бирделәр, хәзер ул III төркем инвалид.
Декабрь җиткәч, инвалидлар өчен төрле чаралар үткәрелә: бушка мунчасын да кертәләр, чәчтарашханәләрдә бушка хезмәт күрсәтәләр, концерт куялар һәм башкалар. Әйе, болар барысы да яхшы. Тик инвалидлар декадасы үтү белән алар турында оныталар. Ә бит алар өчен иң мөһиме - эш. Шул турыда уйлаучы булса икән.
Советлар Союзы чорында хәтта сукырлар, чукраклар өчен эш урыннары булдыру бар иде. Телевизордан (үзем 1962 елгы) кояш яктысы күрмәгән кешеләрнең тырышып-тырышып запчасть җыюларын үз күзләрем белән күргәнем бар. Ә хәзер?..
Кая гына эш сорама, иң беренче итеп, эш стажы һәм медкомиссия үтүне сорыйлар. Шәхси эшмәкәрләр синең якка борылып та карамый. Эзли торгач, бер шәхси кибеткә консультант булып урнашкан иде. Килешү төзеп, куллар куешканнар. Шуннан, хуҗа икесен дә үзенә алып куйган. Кибет ачылыр алдыннан машина-машина йөк бушатып, төнге 11гә кадәр эшләде. Ләкин хуҗа кеше, «безнең үз кешеләребез бар», дип, улымны эштән чыгарды. Кая монда кешелеклелек? Ә бит инвалид та кеше. Аның да коллективта, кешеләр арасында эшлисе, аралашасы килә. Өйгә кайткач, ул кимсенеп елады. Мин улыма акча да, әйбер дә сорамыйм. Зинһар, аңа эш табарга ярдәм итегез. Улым кебекләр Лениногорскида бик күп. Алар өчен эш урыннары булдыру турындагы мәсьәләне күптән күтәрергә вакыттыр дип уйлыйм.
Эшсез калган кеше мәшгульлек үзәгенә бара. Бүгенге көндә анда инвалидларга нинди эш урыннары тәкъдим итәләр, әлеге проблема белән алар танышмы? Шуны белергә теләп, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем, үзәк белгече Флера Хәйруллина түбәндәгеләрне аңлатты:
- Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру махсус программалар буенча алып барыла. Беренчесе - «Квота», дип атала. Аның буенча узган ел 4 кешене эшкә урнаштырдык. Алар өчен предприятиеләрдән сакчы, табиб-эндокринолог, кран машинисты кебек квоталар килгән иде. Программаларның икенчесе - «Инвалидларны субсидия буенча эшкә җәлеп итү» (Субсидированная занятость инвалидов). Аның буенча узган ел 33 кеше эшле булды. Күбесе каравылчы, гардеробчы, вахтер вазифаларына риза булып урнашты. Моннан тыш, 12 кеше, һөнәр үзләштерү максатыннан, махсус курслар узды. Алар сакчы, автозаправка операторы, чәчтарашханә остасы кебек һөнәрләрне үзләштерде.
Инвалидларның эшләү һәм эшкә урнашу мөмкинлеге чикләнгән, шунлыктан һәр вакансия инвалидка, шәхси якын килеп, ягъни авыруын, инвалидлык төркемен исәпкә алып тәкъдим ителә. Әлеге категория гражданнарны эш белән тәэмин итү буенча чаралар уздырылып тора һәм алар киләчәктә дә дәвам итәчәк, - диде ул.
Бүген шәһәр һәм районда рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлү узган 88 инвалид исәптә тора. Аларга эш урыннары инвалидлар өчен төзелгән махсус тернәкләндерү программасы буенча тәкъдим ителә. Ул программа буенча инвалидлар бары тик ЭВМ операторы, курьер, лифтер кебек һөнәрләрдә генә эшләргә тиеш. Ләкин андый вакансияләр безгә бик сирәк килә.
Республикада инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү буенча махсус программа эшли. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләрнең генә түгел, ә эш бирүченең дә мәнфәгатен истә тотып төзелгән. Мәсәлән, әгәр дә берәр оешма-предприятие инвалид өчен махсус эш урыны булдыра икән, дәүләттән аңа бер эш урыны өчен 69 мең 300 сум күләмендә акча бирелә. Ләкин күпчелек җитәкче инвалидларны эшкә алудан баш тарта, чөнки аны алган очракта, аларның шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, махсус эш урыннары оештырылырга тиеш. Ә бу, үз чиратында, зур чыгымнар сорый.
Инвалидлар җәмгыятенең Лениногорск бүлекчәсе рәисе Олег Кабацкий әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде:
- Инвалидларны борчыган проблемалар, аларның яшәеше белән бәйле мәсьәләләр күп. Физик мөмкинлекләре чикле булып, башкаларның ярдәменә даими мохтаҗ булсалар да, инвалидлар үзләрен мөстәкыйль итеп күрергә тели. Шунлыктан, күпчелеге мәшгульлек үзәге аша түгел, шәхсән үзләре эш эзли һәм таба. Әлеге уңайдан, бер мисал китереп үтәсем килә. «ДЦП» диагнозы белән булган бер инвалид егеткә үзебезнең оешма аша ноутбук алып бирдек. Хәзер ул компьютер кулланучыларга программалар урнаштыру белән шөгыльләнә.
Мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә инвалидлар өчен түбәндәге эш урыннары бар:
нефть табу операторы
1С программисты
делопроизводитель
табиб
шәфкать туташы
инженер
укытучы
юрист
Менә шундыйрак заманда яшибез: өстәгеләр эш бар, эшләргә кеше юк, ди. Гади халык: эшләр идем - эш юк, дип зарлана. Исән-сау кеше эш таба алмаган заманда мөмкинлекләре чикләнгәннәр хәлнең кыенлыгын үзләре генә беләдер. Бик ярдәм итәсе килә үзләренә. Югыйсә, тормышның ямен, эшнең тәмен таба белүче кешеләр нәкъ менә инвалидлар бит.
Нет комментариев