Лениногорскиның Зәй-Каратай авылында берсенең машинасы да, сарае да янган
Бу атнаның чәршәмбе көнендә Зәй-Каратай авылындагы бер йорт ишек алдында җиңел автомобиль яна башлый.
Иртән "тимер ат"ын кабызганнан соң бер ир-ат, аны җылытырга калдырып, өенә кереп китә. Бераздан, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, автомобиль яна башлап, ут янәшәсендәге сарайга күчә. Хуҗа кеше ишек алдындагы мәхшәрне күргәндә ялкын сарайны камап алган була инде....