Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскиның Зәй-Каратай авылында берсенең машинасы да, сарае да янган

Бу атнаның чәршәмбе көнендә Зәй-Каратай авылындагы бер йорт ишек алдында җиңел автомобиль яна башлый. Иртән "тимер ат"ын кабызганнан соң бер ир-ат, аны җылытырга калдырып, өенә кереп китә. Бераздан, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, автомобиль яна башлап, ут янәшәсендәге сарайга күчә. Хуҗа кеше ишек алдындагы мәхшәрне күргәндә ялкын сарайны камап алган була инде....

Бу атнаның чәршәмбе көнендә Зәй-Каратай авылындагы бер йорт ишек алдында җиңел автомобиль яна башлый.
Иртән "тимер ат"ын кабызганнан соң бер ир-ат, аны җылытырга калдырып, өенә кереп китә. Бераздан, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, автомобиль яна башлап, ут янәшәсендәге сарайга күчә. Хуҗа кеше ишек алдындагы мәхшәрне күргәндә ялкын сарайны камап алган була инде. Ярдәмгә, иң беренчеләрдән булып, күршеләре, ирекле янгын сүндерү отряды әгъзалары килә, әмма "Приора" автомобиле һәм сарай тулысынча янып бетә. Хуҗага аларның иминиятләштерелгән булуы белән генә күңелен тынычландырырга кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар

2
X