Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы
Мәктәпләрдә бөтен игътибарны имтиханга юнәлтеп, тәрбия мәсьәләсе икенче планда калмады микән? Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәләне күтәрделәр.
Балаларда агрессивлык, культурасызлык, алдашу, урлашу кебек сыйфатларның үсүе күбебезне борчый. Кайбер ата-ана, укытучылар укучыларның бер-берсенә карата шулкадәр ачулы, нәфрәтле булуына шакката. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча...