Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2014 елда Россиянең иң яхшы укытучылары 200әр мең сум акча алачак

2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Шушы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Татар информ" сайты. Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының "Иң...

2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Шушы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Татар информ" сайты.
Федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетына субсидияләр билгеләү турындагы карар проекты, РФ Президентының "Иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турында"гы Указын гамәлгә ашыру максатыннан, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
"РФнең һәр субъекты өчен акчалата бүләкләү саны РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 9 февралендә гамәлгә куелган карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр билгеләү һәм бирү кагыйдәләре буенча билгеләнәчәк", - диелгән документ текстында.
Бу субсидияләр 2006 елдан бирле "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Өстәмә акча конкурс нәтиҗәләре буенча биреләчәк. Конкурс үткәрү тәртибе һәм иң яхшы укытучыларны сайлап алу тәртибе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куелган.
Конкурс үткәрүнең төп принциплары - конкурсны таныту, ачык итү, ким дигәндә, 3 ел педагогика өлкәсендә стажы булган укытучыларны катнаштыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.
РФ субъектының коллегиаль органы "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты буенча конкурс комиссиясен оештыра, алар соңгы 3 елда укучыларның югары нәтиҗәләргә ирешү, фән буенча дәрестән тыш шөгыльләнүдә югары нәтиҗәләргә ирешү, укытучы тарафыннан укучылар уңай социаль тәҗрибә алсын өчен шартлар булдыру, заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле файдалану һ.б. буенча иң яхшы укытучыларны сайлап алу уздыра.
2014 елда федераль бюджетта шул максатларга 200 млн сум акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс