Юл кагыйдәләрен бозучылар җитәрлек
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторлары, юл кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, шәһәрдә "Тоннель" операциясе үткәрде.
Бу көнне машина йөртүчеләрне һәрьяклап тикшерделәр: шоферларның таныклыклары һәм башка документларының тәртиптә булу-булмавы, транспорт чарасының техник торышы, административ штрафлар, йөртүчеләрнең руль артында нинди хәлдә булуына да игътибар иттеләр. Нәтиҗәдә, биш сәгать эчендә 71 беркетмә...