Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе машиналы булды

Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе машиналы булды. Яшел Үзән районында дуңгызларда Африка чумасы барлыкка килүне ликвидацияләү буенча махсус тактик укулар узды. Анда безнең район ветеринария берләшмәсе дә катнашты. Укулардан соң Ветеринария хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзләрен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, бүләкләр тапшырды. Узган ел һәм...

Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе машиналы булды.
Яшел Үзән районында дуңгызларда Африка чумасы барлыкка килүне ликвидацияләү буенча махсус тактик укулар узды. Анда безнең район ветеринария берләшмәсе дә катнашты.
Укулардан соң Ветеринария хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзләрен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, бүләкләр тапшырды. Узган ел һәм 2014 елның беренче яртыеллыгы эш нәтиҗәләре, җитештерү күрсәткечләре буенча Лениногорск район ветеринария берләшмәсе иң яхшылар рәтенә чыгып, II урынга лаек булды (I урында - Тукай, III урында - Балтач). Берләшмәгә "Нива" автомобиле тапшырылган. Шәхси секторда һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге малларның исән булуы аларның эшчәнлегенә бәйле. Ветеринарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, безнең район эпизоотик яктан тыныч. Ветеринар-санитар чаралар да вакытында башкарылып бара. Узган ел бюджеттан тыш шактый күләмдә акча эшли алганнар.
Соңыннан ветеринария хезмәткәрләре арасында Сабантуй форматында бәйрәм узган. Милли көрәштә "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе (Зеленая Роща) баш ветеринары Илшат Нургалиев сынатмаган, II урынны алган, тузан суыткыч белән бүләкләнгән. Шулай ук канат тартуда көньяк-көнчыгыш төбәге командасы составында "Ленин" хуҗалыгы (Федотовка) ветеринары Михаил Карпов катнашкан. Аларның командасы II урынга лаек булган.
"Һөнәри бәйрәмне укуларда катнашып, ял итеп, зур бүләкләр дә алып кайтып үткәрдек. Болар киләчәктә тагын да нәтиҗәле эшләргә этәргеч булсын иде", ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined