"Шәһәр көне – 2014"
Үткән шимбәдә Лениногорскига 59 яшьне тутырдык, Республика көнен бәйрәм иттек, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттек.
Көн төрле күңел ачуларга, тамашаларга бай булды. Веломарафон үтте, Боз сарае каршында картингистлар узышты. Кичке якта "Яшьлек" стадионына җыелдык. Биредә җыр-музыка агыла, төрле милләт халкы табыннарын корган. Бер яктан татар җырлары...