Лениногорскиның 14 нче балалар бакчасында “Куркынычсызлык һәм балалар” атналыгы үтте
Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында "Куркынычсызлык һәм балалар" дигән тематик атна узды. Атна дәвамында, тәрбиячеләр ярдәме белән, балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде һәм ныгытты.
Әлеге чарадан ата-аналар да читтә калмады: "Кайгыртучан әни" проекты кысаларында, балаларның тышкы киемнәре өчен утны кайтарту элементлары ясадылар. Уртанчыларның татар телле балалар йөри торган төркемендә "Булачак...