"Лениногорскнефть" идарәсе үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан, Шөгер нефтебитум заводы урынында ачык һавада Музей комплексы ачырга планлаштыра. Шул уңайдан музейның иң яхшы экспонатына конкурс игълан ителә.
Әлеге конкурста актив катнашып, Музей комплексын оештыруда үз өлешегезне кертергә чакырабыз. Һәрбер экспонатның экспозицияләр өлешен тәшкил итү мөмкинлеге бар. Аны табып бирүчеләр Нефть музееның...
"Лениногорскнефть" идарәсе үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан, Шөгер нефтебитум заводы урынында ачык һавада Музей комплексы ачырга планлаштыра. Шул уңайдан музейның иң яхшы экспонатына конкурс игълан ителә.
Әлеге конкурста актив катнашып, Музей комплексын оештыруда үз өлешегезне кертергә чакырабыз. Һәрбер экспонатның экспозицияләр өлешен тәшкил итү мөмкинлеге бар. Аны табып бирүчеләр Нефть музееның бүләк итүчеләр исемлегенә кертеләчәк. Шөгердәге яңа музей аның филиалы булып торачак.
Конкурска битум заводында эш барышында кулланылган хезмәт кораллары - көрәк, шахтер кәйләсе (кирка), май ташу көянтәсе, вагонетка, кул арбасы; XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында көндәлек тормышта кулланучы хезмәт кораллары кабул ителә. Шулай ук Шөгер битум заводында эшләгән кешеләрнең хезмәт процессы, җайланмалар, хезмәттәшләре турында төгәл мәгълүматка ия хатирәләре бардыр. Бәлки, кемнәрдәдер завод эшчәнлеге, хезмәткәрләре белән фотографияләр, әйберләр сакланадыр.
Хатирәләр язма рәвештә, шулай ук видео һәм аудиоформатта кабул ителә. Экспонат аның ничек аталуын күрсәткән һәм конкурста катнашучы турында мәгълүмат булган ачыклау тексты белән тапшырылырга тиеш.
Эшләр ике номинациядә бәян ителә: экспонат һәм мәгълүмати материаллар. Һәрбер номинациядә өч призлы урын билгеләнә һәм биш кызыксындыру премиясе булачак.
Конкурс җиңүчеләре "Лениногорскнефть" идарәсенең Дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнә. Экспонатлар Шөгер нефтебитум заводы тарихын чагылдырган музей экспозицияләрендә урын алачак. Барлык катнашучыларга, бүләк итүчеләр буларак, Рәхмәт хатлары тапшырыла.
Мәгълүматлар өчен телефон: 8 (85595) 4-12-60
Гөлгенә Җамалетдинова,
Нефть музее директоры
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев