«Син инде, кызым, хәзер Мария түгел, Мәдинә...» (бер никах тарихы)
Күрше генә авылларда туып-үскән Марат белән Мариянең сукмаклары зур шәһәрдә – банк ишеге төбендә кисеште. Моннан биш ел элек алган кредитын томаларга дип килгән егет, кредит рәсмиләштереп чыгып килгән кызны ишек ачып чыгарды, юл бирде. Карашлар туп-туры очрашты. Өч секундлык пауза. Йөрәк тибеше үзгәрүдән кеше яшәеше өчен мөһим бу органның бер почмагында очкын барлыкка килгәндәй булды.