Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Салкыннар булу сәбәпле, кышкы каникулдан соң мәктәп расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.

 

Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.

Шулай итеп, -23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә. Шәһәр мәктәпләрендә 5-9 классларда минус 27 градус булганда дәресләр кичектерелә. 

-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.

Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.

 

 

http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев