“Кызым, кайчан да булса, син мине гафу итәрсең…» (Гыйбрәтле язмыш)
Йә, Алла! Йокысыз үткән, тагын бер озын төн узып китте. Миннебикә караватыннан көч-хәл белән торды да, тәрәзәгә күз салды. Бүген төне буе ач бүредәй улап, түбә калайларын дөбер-шатыр китереп, буран дулады. Миннебикәнең күзалдыннан бер мизгелдә капка төбе кар белән тулган, шулай булса да иң якын, иң газиз торган җире туган йорты узды. Менә ничә көн инде ул үзенең иртәсен дүрт стена арасында, шыксыз бүлмәдә каршы ала.