Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер җимешне көн саен ашагыз. Нинди?

Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамырларын ныгыта.

Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра.

А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаучы кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә коткара. Хөрмә шулай ук теш казналарын да ныгыта.

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витаминнар һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан коткара. Составындагы пектин ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияне куа, кан тамырлары, йөрәк авыруларына профилактика ясый.

Шикәр чире булган, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.

https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-02-06/ber-imeshne-kardiologlar-k-n-saen-asharga-kusha

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев