21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“ИРНЕҢ БАЛАГА ХАКЫ КҮБРӘК”
"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бүгенге әңгәмәбез шактый үзенчәлекле. Шәхсән үзем аның кайбер фикерләре белән килешеп тә бетмәдем. Әңгәмәдәшем: "Анысы - сезнең эш, диндә ничек кушылган, шулай яшәргә кирәк дип сөйлим", - диде. Укучыларыбызның күңелендә дә әлеге фикерләр төрле бәхәс уятыр дип уйлыйм. - Нурулла хәзрәт, бүген...
-
Лениногорскида студентлар көне билгеләп үтеләчәк
25 гыйнвар - Татьяна көне, ягъни студентлар көне. Шәһәр Мәдәният сарае төркеме хәбәр иткәнчә, барлык Татьяналарга, гомумән, барлык студентларга, яшьләргә зур шоу-программа әзерли. Ул көнне сюпризлар, көлке-уеннар, әлбәттә, шәп кәеф булачак. Призлар да әзерләгәннәр. 25 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә мәдәният сараенда көтеп калалар. vk.com/dklensk go.mail.ru/search_images?q фотосы
-
Илсур Мортаза: «Юморист булсам да, маймыллана белмим»
Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар - Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде....
-
Лениногорскида янгында ун кеше тәрәзәдән котылган, бер хатын һәм ике бала зыян күргән
Ис тиеп агуланган зыян күрүчеләрне Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатканнар. Лениногорскида чыккан янгында хатын-кыз һәм ике сабый зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген төнлә Лениногорскида Спортивная урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә йорт җиһазына ут капкан. Ике катлы...
-
Түбән Чыршылыда спорт бәйрәме гөрләде (фотолар)
Районыбызның Түбән Чыршылы авылында бүген- якшәмбе көнне спорт бәйрәме узды. Мәдәният йорты каршында спорт сөюче егет-кызлар спорт клубыннан килеп, кроссфит буенча көчләрен күрсәттеләр. Аларның чыгышларыннан соң, авыл кешеләре дә төрле күнегүләрне башкарды. Түбән Чыршылыда хатын-кызлар да бик көчле икән. Алар авыр күнегүләрне эх тә итмичә башкарып чыкты. Алардан ир-егетләр дә...
-
Лениногорскида балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә яңа секретарь билгеләнде
Шәһәр һәм район депутатлары Советы сессиясендә башкарма комитетның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиясенә яңа секретарь билгеләделәр. Хәзер бу вазифада - Елена Әгъдәсовна Медведева. Шулай ук комиссия составына яңа кешеләр дә кертелде.
-
Россия кешесе, кәбестәгә яшереп, 30 млн сум алып кайтмакчы булган
Ир-ат Ираннан Россиягә йөк машинасында чәчәкле кәбестә ташыган. Россия кешесе Азербайҗаннан, йөк машинасында кәбестәгә яшереп, 30 млн сум алып кайтмакчы булган, дип яза «Газета.ру». Ир-атны Азербайҗан таможня хезмәткәрләре тоткарлаган. Анда рәсмиләштерелмәгән 29 млн 980 мең сум акча табылган. Ул акчасын декларациядә күрсәтмәгән. Ир-ат Ираннан Россиягә «Volvo FN 12» йөк машинасында...
-
Сочида давыл Олимпия паркының ныгытылган ярын җимергән
Яр буенда дулкыннарның биеклеге 4 метрга кадәр җиткән. Сочида давыл Олмпия паркының ныгытылган ярын җимергән, дип хәбәр итә «Югополис» басмасы. Көньяктан көчле җил искәнгә күрә, диңгездә шторм чыккан. Сочида җилнең тизлеге секундына 20 метрдан арткан. Яр буенда дулкыннарның биеклеге 4 метрга кадәр җиткән. Дулкыннар Олимпия паркы киртәләренә, түшәлгән ташка һәм...