Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар - Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде....
Алып баручы, җырлар авторы, сценарист, режиссер, театр артисты, рәссам. Болар - Илсур Мортаза һөнәрләре. Алай гына да түгел, хатыны Мәүлидә, улы Роберт, хәзер килене дә сәнгать өлкәсен сайлаган. Тиздән әлеге гаилә тамашачы алдында имтихан тотарга җыена. Моңа җитди сәбәп тә бар. Әнә шул сәбәп Мортазаны редакциягә алып килде дә инде. //Ватаным Татарстан//
- Илсур абый, җырлап тамак туйдырып буламы?
- Ипиең сәнгатьтән булгач, җырлап тамагыңны туйдырасың инде. Ләкин авырлашканнан-авырлаша бара. Чөнки эстрада ай үсәсен көн үсә дигәндәй, зурайганнан-зурая. Җырчылар да, җырлаучылар да шактый хәзер. Әти-әниләре җырлап акча эшләү җиңел дип уйлый, күрәсең, барысының да балаларыннан җырчы ясыйсы килә. Тик күбесе, табыш алу урынына, үзләре түләп чыгыш ясый. Кайбер җырчы хатын-кызларыбызның ирләре, түлим дә түлим, кайчан табышы күренер, дип сәхнә артында башын тотып утыра. Табыш ала алырмы икән әле ул, чөнки татар дөньясы зур түгел, хәзер тагын да тараюы бар. Болай да, миңа калса, тамашачыга караганда җырчылар күбрәк кебек тоела.
- Татар дөньясы тараюның сәбәбе нидә соң? Татар теленең кысылуындамы?
- Бөтен проблеманы тел бетүгә генә кайтарып калдырырга ярамый инде. Татар гимназиясен тәмамлаган балалар арасында да юньләп татарча сөйләшә алмаучылар шактый. Ә без килеп терәлгәнче моны күрмәмешкә салыштык. Дөресен әйтик, татар кешесенә милләте кирәк түгел. Бездә милли горурлык юк, чөнки моның өчен берни дә эшләнмәгән. Гап-гади мисал: интернетта балаларга әллә нинди уеннар, җырлар, программалар бар. Ләкин алар рус телендә. Татарчасын беркем эшләми. Азмы-күпме татар даирәсендә кайнаучылар нәрсәдер эшләргә тырыша әле. Татар авылларында балалар русча сөйләшсә дә, өметем зурдан.
- Алайса милли горурлыкны ничек уятырга соң?
- Безнең халык идеологиясез яши алмый. Димәк, шундый дәүләт сәясәте булдыру мөһим. Бүген горурланырлык нәрсәбез бар? Мәктәпләрдә без горурланып укыган әсәрләр өстән-өстән генә укытыла, балаларның күбесе, кем ул Муса Җәлил дип сорасаң, җавап бирә алмый.
- Яңадан беренче сорауга кайтсак, җыр - гаиләгезнең керем чыганагымы?
- Безнең башка һөнәребез юк инде. Хатыным Мәүлидә Нургали белән концертлар оештырабыз, банкетларда эшлибез. Элегрәк зур төркем белән йөргән чаклар булды, хәзер оптимальләштердек. Чөнки авыл халкына клубка барып концерт караудан бигрәк, машинасын кабызып, шәһәрнең зур залларында күренеп кайту кызыграк. "Авылга артист килгән. Килсә ни, шуннан нәрсә булган? Телевизордан да карап була аны". Менә сезгә авыл фәлсәфәсе. Шуңа күрә без хатыным белән икәү генә концерт куеп йөрибез. Караган тамашачы бик канәгать кала. Мин аларга, сез аз, ләкин сез - чын тамашачы, дип әйтәм. Безнең концертларда күпчелек үзебез язган җырлар яңгырый. Аларның сүзләре - минеке, көе - хатынымныкы. Җырлар юмор белән үрелеп бара, халык белән аралашу оештырабыз.
- 50 яшьлекне ничек каршылыйсыз?
- Иҗатташ дуслар белән Тинчурин театрында концерт куярга исәп. Анда Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Газинур Фарукшин, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Иркә, Зөлфия Минһаҗева, Илназ Бах һәм башка бик күп дуслар катнаша. Газинур абый белән күп тапкыр чыгыш ясадык, тормышта да дуслар булып киттек. Ул - бик гади, ихлас, нечкә юморлы кеше. Казанга күченгәч, бик авыр чаклар булып алды, Газинур абый шул вакытта бик зур ярдәм күрсәтте. Аның беренче машинасын алган чаклар әле дә хәтердә. Ул чакта бит акчаң булса да, машина алу җиңел түгел иде. Газинур абый халык телендә "копейка" дип аталганын алган. Бервакыт бу миннән сорый: энекәш, иң шәп машина нинди, беләсеңме? Ул чакта "алты"лы бик дәрәҗәле санала иде. "Шестерка"дыр, дим. Юк, энекәш, иң яхшы машина - яңа машина, ди. Күрәсең, иске машина үзәгенә үткән булгандыр.
- 50 яшегез белән котлап, мактаулы исем бирмиләрмени?
- Мин сорамыйм, миннән, кирәкмиме, дип сораучы юк.
Чыганак:http://tatar-today.ru/2018/01/24704/
Нет комментариев