21 февраль 2013 яңалыклары
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле лениногорскилылар! Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез! 23 февраль - бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Ватанны саклаучыларның барлык буынына, туган илебезнең азатлыгын саклап калуда, илебез һәм республиканың бәйсезлеге, ныклыгы өчен көч куючылар алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Һәр гаилә диярлек туганы яисә, корал тотып, илебез...
-
Медальгә баедылар
Богорысланда акробатик сикерү буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Команда чемпионатында Татарстан җыелма командасы составына кергән якташларыбыз Наталья Ячина һәм Вика Журавлева өченче урынга чыкты. Беренчелектә Александр Соснин икенче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә Дмитрий Соколов өченче, ә Александр Соснин алтынчы булды. Спорт мастеры программасында кызларыбыз Вика...
-
Бар да татып караудан башлана
Мэриядә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Иң элек полиция начальнигы урынбасары Илшат Гыйльманов чыгыш ясады. Чыгыштан мәгълүм булганча, 13 февральгә 14 наркопритон исәптә тора. «Притон» акциясе кысаларында, узган ел - җиде, быел бер наркопритон ачыкланган. Төп наркотиклы матдә булып, һаман да...
-
Күңелләрдә мәңге сакланыр
Февраль аенда Сарабиккол егете, Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Алдагы язма шул хакта. Дәһшәтле 1941 елның җәе. Авылның буеннан - буена җигүле атларга төялгән ир-егетләр, тальян гармунга кушылып, җырлап авылны әйләнәләр. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар, дип җырлаганнары еракка яңгырый. Башка ир-атлар белән...
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көненэ багышлап
Әти барда дөнья күңелле! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Гади генә әйтсәк - бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме! Безнең әле яңа гына Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныфлар белем ала торган бинасында "Илһам" исемле иҗат түгәрәге оешты. Беренче стена газетабызны да чыгарырга өлгердек инде! Хәзер без сезгә әдәбият-иҗат белән шөгыльләнүче, матурлык-гүзәллеккә...
-
Илмир СӘХАБЕТДИНОВ: «Йолдыз чире» авыл малайларына хас түгел»
Әңгәмәдәш: Люция ГАБИТОВА Авыл баласы табигатьнең бар матурлыгын күреп, авыл «сулышын» тоеп, җиләкле урманнары, мул уңышлы басу-кырлары, иңрәп яткан тугайлары белән хозурланып үсә. Шуңа аның сәләте дә арта, диләр. Бу сүзләр нәкъ менә Сарабиккол авылы егете Илмир Сәхабетдинов турында булса кирәк. -Илмир, җырга-моңга сәләт сиңа кемнән бирелгән? -Безнең гаиләдә бөтенесе...