Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненэ багышлап

Әти барда дөнья күңелле! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Гади генә әйтсәк - бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме! Безнең әле яңа гына Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныфлар белем ала торган бинасында "Илһам" исемле иҗат түгәрәге оешты. Беренче стена газетабызны да чыгарырга өлгердек инде! Хәзер без сезгә әдәбият-иҗат белән шөгыльләнүче, матурлык-гүзәллеккә...

Әти барда дөнья күңелле!
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Гади генә әйтсәк - бабайлар, әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме! Безнең әле яңа гына Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныфлар белем ала торган бинасында "Илһам" исемле иҗат түгәрәге оешты. Беренче стена газетабызны да чыгарырга өлгердек инде! Хәзер без сезгә әдәбият-иҗат белән шөгыльләнүче, матурлык-гүзәллеккә тартылучы шәкертләребезнең иҗат җимешләрен тәкъдим тәбез! Әлеге язмалар Ватанны саклаучылар көненә багышлана.
Таһир ШӘМСУАРОВ, "Илһам" иҗат түгәрәге җитәкчесе
Әтием
Әтием - юмарт, чиста күңелле. Аның эштән кайтканын сагынып көтеп торам, ул безгә гел тәмле әйберләр алып кайта. Нәрсә сорасам да - каршы килгәне юк. Әти мине гел үзе белән машинада йөртә. Ансыз яшәү күңелсез булыр иде - мин әтиемне бик яратам.
Элина РӘХИМОВА, III "А" сыйныфы
Бергәләп уйныйбыз
Әтиемнең исеме - Ирек. Ул нефтьче булып эшли. Ул миңа дәрес әзерләшә, киңәшләрен бирә. Буш вакытларында безнең белән уйный.
Ксения ВАСИЛЬЕВА, III "А"сыйныфы
Белмәгән эше юк
Әтиемнең белмәгән эше юк. Ул калайдан түбәләр яба, таштан стеналар өя, өй төзи. Абыем белән икебезне эшкә өйрәтә. Без аңардан үрнәк алып үсәбез.
Айрат МИНӘХМӘТОВ, IV "Б" сыйныфы
Безнең малайлар
Шаяннар, бигрәк шуклар.
Ә үсеп җиткәч алар
Солдат та булырлар.
Сакларлар ил чикләрен -
Дошман үтеп керәлмәс.
Үтәрләр бурычларын,
Туган илем хурланмас.
Ә хәзергә тырышып,
Укысыннар мәктәптә.
Укытучыбыз "5"ле куйса,
Шатланырлар, әлбәттә.
Регина Зияншина - 11нче гимназиянең III "А" сыйныфы
Ул солдат булган
Әтием 1981 елда Совет Армиясенә хезмәт итәргә киткән. Башта Казан шәһәрендә укыту курсларында булган, хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, туган илне сакларга ант биргән. Аннары Мәскәү шәһәрендә хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын бергәләп карыйбыз. 1983 елның язында әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар.
Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Чөнки ниндидер авырулары булучыларны гына армиягә алмаганнар. Хезмәт итеп кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган. Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен.
Рәсимә ХӘКИМОВА, III "А" сыйныфы
Мин - әти кызы
Минем әтием - Альберт янгын сүндерүче булып эшли. Әтиемнең туган көне 23 февральдә, шуңа ул ике бәйрәмне бергә уздыра. Туган көненә бүләк булып, мин 24 февральдә туганмын, шуңа күрә ул мине аеруча ярата.
Әтием иртән торып безне - апам белән мине мәктәпкә илтә. Ул безнең өчен тырыша, күп эшли, маллар асрый. Мин дә әтине борчылмаска тырышам, яхшы билгеләргә генә укыйм, кушкан эшләрен тиз генә эшләп куям.
Адилә ГАЗИЗОВА, III "А" сыйныфы
Сагынып көтеп алам
Минем әтием Себердә эшли. Икешәр-өчәр айга эшкә китә. Ә без әнием белән икәүләп аны түземсезлек белән көтәбез. Әтием кайткан көн - минем өчен зур бәйрәм. Ул миңа бүләкләр алып кайта. Кайткач без бергә чаңгыда, чанада шуабыз.
Ләйлә ЗЫЯТДИНОВА, III "А" сыйныфы
Якын дус
Минем якын дустым бар, аның исеме - Далер. Миннән ике яшькә зуррак булса да, бу безнең араны суытмый. Ул "5"ле билгеләренә генә укый. Өйдә дә бик теләп әти-әнисенә булыша. Дәресләрдән тыш, әле ул татарча көрәш белән дә шөгыльләнә. Мин аңа охшарга тырышам.
Булат ГАРИФУЛЛИН, III "Б" сыйныфы
Аларга алмаш булырмын
Әле дүртенче сыйныфта гына укысам да, армия сафларында хезмәт итәсем килә, чөнки бабам да, әтием дә үз бурычларын намус белән үтәп кайтканнар. Мөдәррис бабам озак еллар шофер булып эшләгән. Ул хәзер лаеклы ялда. Шулай булса да, аның гел руль артына утырасы килүен сизәм. Әтием дә бабам кебек беренче класслы шофер. Алар дус яшиләр, бер - беренә ярдәм итәләр. Мин дә булышам, үсеп җиткәч аларга алмаш булырмын дип уйлыйм.
Әтием белән бабамны, җир йөзендәге барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Исәнлек, бәхет, шатлык, күк йөзенең һәрвакыт аяз булуын телим.
Яшәрбез тынычлап
Солдат формасы бик матур,
Килешә егетләргә.
Ходаем түземлек бирсен,
Тырышып хезмәт итәргә.
Солдат әниләре көтә,
Балаларын минутлап.
Солдатлар уяу булганда,
Без яшәрбез тынычлап.
Еллар тыныч булсын, дуслар,
Солдатлар исән кайтсын.
Алдагы көннәребездә дә
Тормышлар чәчәк атсын!
Динар КАМАЛТДИНОВ, Сарабикол мәктәбенең IV сыйныф укучысы
Ерак бабай
Без Керкәледә яшибез. Әти тырышлыгы белән яңа өйле булдык. Минем ерак бабам да бар, ул сугышта катнашкан. Каты яраланып, бер күзсез калган. Кызганыч ки, ул мин туганчы алган яралар аркасында кайтмый торган җиргә китеп барган (әби шулай, ди). Стенада аның карточкасы эленеп тора. Мин аннан калган орден-медальләрне тагып карыйм.
Ләйсән ЯМАЛТДИНОВА, III "Б" сыйныфы
Минем абыем
Елмаерга ярата ул,
Бик рәхәт аны күрсәм.
Армиядә булган абый,
Исеме аның Рөстәм!
Казанны күрсәтәм диде,
Миңа киләсе язда.
И, рәхәт тә барулары -
Үзебезнең "КамАЗ" да!
Өчтә укыган укучы,
Түгел инде ул сабый.
Бүген өч бишле алганга,
Мактады мине абый.
Рената САРЫЙМОВА, III "Б" сыйныфы
Бар эшкә дә уңган
Әтием минем уңган,
Бар эшкә дә ул булган.
Җиң сызганып тотына,
Эшнең һәркайсына.
Олыларны зурлый ул,
Балаларны ярата.
Кызыклар сөйли-сөйли,
Гел үзенә карата.
Җир йөзендә әтиләр,
Булсыннар иде шундый.
Нәкъ минеке кебекләр,
Миннән шундый теләкләр.
Гөлинә ТӘХАУВА, IV "Б" сыйныфы
РЕДАКЦИЯДӘН:
Шөгер мәктәбеннән килгән шигырь һәм иншаларны укып, бигрәк сәләтле балалар бар икән, дигән фикергә килдек. Тик безнең газет битләренә барысын да сыйдырып бетереп булмый. Шуңа кайбер укучыларның исемнәрен генә атап китәбез: Марсель Фәхретдинов, Айнур Гарифуллин, Инсаф Шәмсетдинов, Алинә Дәүләтшина, Руслан Гафиятуллин, Ләйсән Зыятдинова, Ринат Минһаҗев, Камилә Проськина, Эльвина Бигманова, Наилә Насыйбуллина, Әдилә Камалова, Алия Хәмәтшина. Башлангыч сыйныфта гына укысалар да, бик тырышып, мәкаләләр язып җибәргәннәр. Уңышлар телибез сезгә, дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль