21 февраль 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр
Көнгә бер уч йөзем ашарга кирәк. Организмнан артык тозларны чыгару өчен иртән бер уч йөзем ашагыз. Аннары ике сәгать бернәрсә эчмәскә һәм ашамаска. Икенче көнне бер аш кашыгы бал ашагыз. Шулай ук ике сәгать ашамый-эчми торыгыз. Шулай чиратлаштыры, берәр килограмм йөзем белән балны ашап бетргәч кенә тәнәфес ясагыз. http://shahrikazan.com/
-
Татарстанлылар 100 мең сумга бер кило тоз саткан
Камчаткада яшәүче 28 яшьлек бер кыз «Вконтакте» социаль челтәре аша 100 мең сумлык кием-салымга заказ биргән булган. Тик аңа посылкада күлмәкләр урынына бер кило тоз салып җибәргәннәр. Кыз бу хакта полициягә хәбәр иткән. Ул шалтыраткан телефон номерының Татарстанда теркәлгән булуын ачыклаганнар. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскида туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк
Узган атнада шәһәр һәм районда 20 бала дөньяга килгән, 33 кеше үлгән. 13 пар язылышкан, 11 гаилә таркалган.
-
Роспотребнадзор Май чабу бәйрәмендә коймак белән агуланмау өчен киңәшләрен җиткерде
Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша. Беленнәрне өйдә пешерү өчен ингредиентлар сатып алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте азык-төлекне бары тик сәүдә өчен билгеләнгән сату урыннарында гына алырга киңәш итә. Әлеге киңәшләр идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган. Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып...
-
Лениногорск районында "Кар машинасы" операциясе дәвам итә
Районыбыз территориясендә кар машиналарын куллану кагыйдәләрен үтәмәүне кисәтү максатыннан, "Снегоход 2017" профилактик операциясе бара, дип хәбәр итте дәүләт техник күзәтү инженер-инспекторы Илнур Галимов. Февральнең 20сенә кар машиналарын кулланганда кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата дүрт административ эш кузгатылган, берсе, хуҗасы теркәү документларын күрсәтә алмавы өчен, штраф тукталышка куелган.
-
Бүген – Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлегенә элемтә инженеры кирәк
Лениногорск эчке эшләр бүлегенә элемтә инженеры эшкә чакырыла. Яше чикләнмәгән, эш тәҗрибәсе булу мәҗбүри. Белешмәләр өчен телефон: 2-72-41.
-
Сайтта тавыш бирү дәвам итә
Хәзерге вакытка 8 меңгә якын тавыш бирелгән. Лидер булып Лениногорскидан Вәлиевлар кала. Икенче урынга Куакбаштан Зиатдиновлар чыкты. Каримовлар өченче. Тавыш бирү 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм көннәрендә дә кереп тавыш бирергә онытмагыз. Хәрмәтле тавыш бирүчеләр! Тавыш бирүне кабул итүдә һәм санауда "Заман сулышы" редакциясе хезмәткәрләренең катышы юк. Барын да...
-
Лениногорскида грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды
19 февраль көнне грек-рим көрәше буенча Ватан саклаучылар көненә багышланган шәһәр Беренчелеге узды. Бәйгедә 120 көрәшче катнашты. Үз авырлык категорияләрендә Ирек Сафиуллин, Артур Маилян, Ильгинар Хәйбрахманов, Азамат Шәмәрдәнов, Арслан Яфасов, Әмирхан Хәбиров, Артем Дәүләтшин, Адель Зайнаков, Тимур Гиниатуллин, Айдар Низамов, Сергей Чатуров, Илсур Кыямов җиңү яулады. Егетләрне котлыйбыз!
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: түбәдән кар төшә
Һава температурасы җылы тору сәбәпле, кар йомшарды. Түбәдән кар төшү куркынычы яный. Лениногорскилылар, өй яннарында, тротуарлардан узганда, карап йөрегез. Шулай ук өй яннарына машина куйганда да сак булырга киңәш ителә. Соңгы ике көн эчендә Лениногорскида машиналар өстенә кар төшү очраклары ешайды.
-
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар ачыла
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар старт ала. Алар: Казан - Түбән Новгород - Казан һәм Пермь - Самара - Пермь. Рейсларны финанслауда Татарстан, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре катнаша. 2017 елда Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе барысы 15 субсидияле маршрутларны башкарачак. Апрельдә Тбилиси - Казан туры даими рейсы да ачылачак. Кама...