1 марттан ташламалы авиамаршрутлар ачыла
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар старт ала. Алар: Казан - Түбән Новгород - Казан һәм Пермь - Самара - Пермь. Рейсларны финанслауда Татарстан, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре катнаша. 2017 елда Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе барысы 15 субсидияле маршрутларны башкарачак. Апрельдә Тбилиси - Казан туры даими рейсы да ачылачак. Кама...
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар старт ала. Алар: Казан - Түбән Новгород - Казан һәм Пермь - Самара - Пермь.
Рейсларны финанслауда Татарстан, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре катнаша. 2017 елда Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе барысы 15 субсидияле маршрутларны башкарачак. Апрельдә Тбилиси - Казан туры даими рейсы да ачылачак. Кама арты зонасы халкы өчен дә күңелле хәбәрләр бар. "Комиавиатранс" авиакомпаниясе "Бегишево" аэропортыннан Санкт-Петербургка туры рейсларын яңартты. Әлеге маршрутта очышлар атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм җомга көннәре башкарыла. Очкыч "Пулково" аэропортыннан сәгать 10.05тә күтәрелә, 12.20 дә "Бегишево" аэропортына төшә. "Бегишево"дан 13.20дә очып китә һәм Пулковода 15.45тә була. Яңа рейс өчен тариф - 6 мең сумнан башлап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев