21 март 2016 яңалыклары
-
Чаллыда 30 яшьлек ир-ат үги кызны көчләүдә шикләнеп сак астына алынган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 12 яшьлек үги кызны көчләүдә 30 яшьлек ир-ат шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 18 март кичендә, Чаллыда әлеге шикләнелүче адәм, исерек хәлдә килеш өстәл артында ашап утыручы кызны үзе белән йокы бүлмәсенә алып кереп китә һәм шунда көчли. Бу вакытта әлеге ир-атның әтисе...
-
Лениногорскида В. Шашин исемендәге республика конференциясе узды (фотолар)
Бүген шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә нефть промышленностендә зур роль уйнаган Валентин Шашин исемендәге ачык фәнни-гамәли конференция булды. Беренче тапкыр гына уздырылучы әлеге әлеге бөек шәхеснең 100 еллыгына багышланган конференциягә республиканың 18 районыннан 150дән артык укучы килде. Конференциягә килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк,...
-
Кулына граната тотып яткан ир-ат халыкның котын алган
Кулына граната тотып, подъезд төбендә яткан исерек ир-атны күреп, Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр тәмам куркуга калган. Баштарак ул теләсә нинди сүзләр кычкырып йөргән, аннары кулына граната алып, йорт янында сузылып яткан. Гадәттән тыш хәл туган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре исерек ир-атны тотып, кул богавы белән коймага...
-
Казанда ЮХИДИ хезмәткәре кибеттән казылык урлаганда тотылган
Кибеткә килгән зыян 386 сум дип бәяләнгән. Казанда ЮХИДИ хезмәткәре "Ашан" кибетеннән бер таяк казылык урлап чыкканда тоткарлана. Ул 386 сумлык казылыкны күренмәслек итеп кесәсенә тыкса да, кибетнең куркынычсызлык хезмәткәрләре каракны эләктереп ала. Хокук сакчылары тарафыннан җинаять эше дә кузгатыла. Суд тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәре гаепле дип табылды һәм аңа 120...
-
Тагын бер очкыч двигателе эшләмәү сәбәпле кире төшәргә мәҗбүр булган
«ЮТэйр» авиакомпаниясенә караган Boeing 737-800 «Москва-Сургут» рейсыннан кире Мәскәүдә төшеп утырырга мәҗбүр була. Чөнки очкычның двигателе начар эшләүне вакытында аңлап алган экипаж капитаны шундый карарга килә. Анда 112 пассажир булган. http://shahrikazan.com
-
Экстрасенс Анатолий Емельянов Ростов-на-Донудагы авиакатастрофаны фаразлаган булган
Яңа ел алдыннан "Битва экстрасенсов"та катнашкан Анатолий Емельянов 2016 елга фаразларын җиткергән булган. Ул сәясәт, икътисад, һәлакәтләр, хәвеф-хәтәрләр турында сөйләгән. Россия туристлары белән авиакатастрофа булачагын да әйткән. Әмма аның күзаллавынча, һәлакәт Россия территориясендә түгел, чит илдә фаразланган. Анатолий бераз ялгышкан - авиакатастрофа Россиядә килеп чыкты, ләкин чит ил компаниясе самолеты...
-
Төркиягә баручыларның саны артырмы?
Россия белән мөнәсәбәтләре начарланганнан соң, Төркия туризмы шактый гына какшый башлады. Соңгы вакытта ешаеп киткән терактлар да йогынты ясый моңа. Узган ел белән чагыштырганда, Төркиягә турлар кырык процентка кимегән. 2001-2014 елларда илнең туризмнан кергән табышы өч тапкырга артып, 34,3 миллиард долларны тәшкил иткән. http://shahrikazan.com/
-
Һәлакәткә очраган лайнерның "кара тартма"ларын өйрәнү бер ай чамасы вакытны алыр дип фаразлана
Дәүләтара авиация комитетында Ростов-на-Донуда һәлакәткә очраган очкычның "кара тартма"ларын ачканнар. Комитет белгечләре сүзләренчә, "кара тартма" лайнер җиргә килеп бәрелгәнчегә кадәр эшләгән. Очыш параметрларын теркәгеч ачылды, зыян күргән кабель сафка бастырылды, хәтер модуле өйрәнелде. Булган мәгълүмат күчереп алынды", - дигән комитет башлыгы урынбасары Сергей Зайко. Очышка техник характеристика бирүче яздыру җайланмасында...
-
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
25 мартта Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Татарстанда әлеге ярдәм РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтиагый кабул итү бүлмәсендә; ТР Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә; Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Әлмәт һәм Бөгелмәдәге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Гомумән...
-
Лениногорскилы кибеттән 42 шоколад урлаган
Берәү «Пятерочка»кибетеннән 42 шоколад урлый. Әлеге факт буенча бер хатын-кыздан шикләнелә. Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
Бер ир туңып үлгән
Аның янында бернинди дә документлар табылмаган. Казанның Декабристлар урамындагы скверда табылган өлкән яшьтәге ир-атның киеме эскәмиядә яткан, ә янәшәдә кәрәзле телефон белән аракы шешәсе булган. Битендә гематома булса да, ир-ат туңып үлгән дип фаразлана. Чыганак: http://almet-rt.ru/
-
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда 339 укучы тапшыра
Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды. Ул 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт йомгаклау аттестациясен узу урыны буларак Казанның Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия сайланган. Татарстанда БДИны вакытыннан алда 19 районнан 339 кеше тапшырачак. Алар - Азнакай, Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Әлмәт, Арча, Баулы,...
-
Лениногорскида күптән эзләнгән ике җинаятьче тоткарланган
Лениногорскида үткән "Розыск" оператив-профилактик операциясе барышында ике җинаятьче тоткарланган. Аларның берсен алимент түләмәгән өчен җирле хокук сакчылары эзләгән булган, икенчесе наркотиклар саклау өчен 2014 елның июнь аеннан бирле федераль розыскта булган. Шулай ук хәбәрсез югалган ике кеше табылган, туганнары белән элемтәсен өзгән өч кешенең яшәү урыны ачыкланган. Лениногорск эчке эшләр...
-
Кыска буйлы һәм юан кешеләр акчаны азрак эшли
Бөекбритания белән АКШ генетиклары фикеренчә, кешенең кыска буйлы һәм юан булуы аның тормышта тоткан урыны белән турыдан-туры бәйле, дип яза «Лента.ру». Алар уздырган масштаблы тикшеренүләр көнбатыш җәмгыятендә социаль иерархия башында озын буйлы, төз гәүдәле кешеләр торуын күрсәтә. Шуңа да генетиклар кыска буйның белем дәрәҗәсенең һәм хезмәт хакының түбән булуына китерә...
-
Россиядә грипп сезоны тәмамланды
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) илдә грипп һәм кискен тын юлы авырулар эпидемия сезонының тәмамлануын җиткерде. Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, быелгы грипп эпидемиясе географик киңлеге буенча шактый нык таралган, төрле яшь катламына да зыян китергән һәм озакка сузылуы белән аерылып торган. Быелгы сезонда гриппның...