21 май 2015 яңалыклары
-
Районда көтүгә чыгарлык сыер бармы?
Бер танышым: «Безнең авылда ялланып көтүгә чыгучылардан да бай кеше юк» дигәч, кызыгып куйдым. Ә нигә, көненә 800-1000 сум акча эшләп алу зыянлы түгел. Шулай да вакытны ничек үткәрәсе, һава торышы нинди була бит әле, болар турында уйладым да, нигәдер бу эшкә күңел ятмады. Авылларда көтү чыкты... Бу тема турында...
-
Мотоциклчы авариягә юлыккан
17 май көнне Лениногорск - Чирмешән юлының Бәкер авылы тирәсендә Хонда-400 мотоциклында 30 яшьлек ир-ат тизлекне дөрес сайламыйча, юл кырыена төшеп китеп, тимер торбага бәрелә. Ул Чирмешән ягыннан Лениногорскига таба хәрәкәт итә торган булган. Йөртүче үзе белән транспортына документларын да алмаган. Авария нәтиҗәсендә ир-егетнең баш мие селкенә, уң як бот...
-
Лениногорскида "Динамо" кубогына футбол уйнадылар
Лениногорск нефть техникумының спорт залында «Динамо» Балалар фонды Кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ул быел Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Турнир «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте республика оешмасы һәм Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан «Динамо» Балалар фонды булышлыгы белән оештырылды. Ярышка республика «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе Салават Гайсин килгән иде. Медаль өчен Лениногорск,...
-
Лениногорскида велосипедларда узышачаклар
Лениногорскида велосипедларда узышачаклар 31 майда шәһәрдә "Велокөн -2015" узачак. Ул көнне велосипедка шактый күп шәһәрле утырыр, дип көтелә. Җыелу урыны - үзәк мәйданда. 9.30 - Узышта катнашучылар теркәлә. 10.00 - Старт бирелә. Катнашучылар үзәк мәйданнан урман паркына таба юнәләчәк. Ярыш ахырында "Спорт сөючән гаилә", Иң яшь һәм иң олы катнашучы"...
-
Лениногорскида ана капиталының 20 меңен алу буенча гаризалар кабул ителә
"Май башыннан ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган 20 мең сумны түләү буенча гаризалар кабул ителә башлады," - ди Пенсия фондының Лениногорск идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов. 18 майга инде 237 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге мөмкинлектән ана капиталы сертификаты алырга хокукы булганнар һәм әлеге сумманы алып бетермәгәннәр файдалана ала. Бер тапкыр...