Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида "Динамо" кубогына футбол уйнадылар

Лениногорск нефть техникумының спорт залында «Динамо» Балалар фонды Кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ул быел Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Турнир «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте республика оешмасы һәм Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан «Динамо» Балалар фонды булышлыгы белән оештырылды. Ярышка республика «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе Салават Гайсин килгән иде. Медаль өчен Лениногорск,...

Лениногорск нефть техникумының спорт залында «Динамо» Балалар фонды Кубогына мини-футбол буенча турнир узды.


Ул быел Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Турнир «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте республика оешмасы һәм Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан «Динамо» Балалар фонды булышлыгы белән оештырылды.
Ярышка республика «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе Салават Гайсин килгән иде. Медаль өчен Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Сарманнан - барлыгы алты команда ярышты. Ә командалар приют, балалар йорты, мәктәп-интернатта тәрбияләнүче егет-кызлардан төзелгән иде.
Ахырдан катнашучыларны медальләр, диплом һәм призлар белән бүләкләделәр. Җиңүче Азнакай командасына Кубок тапшырылды.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол