21 май 2016 яңалыклары
-
Миңнехановның еллык кереме билгеле, ә район башлыгыныкы күпме
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда 6,1 миллион сумлык керем алган. Хатынының кереме исә 256,6 миллион сум тәшкил иткән. Президент гаиләсенең гомуми милеге 2628 кв.м. тәшкил итә, җир -2191 кв.м., ә менә машиналары милектә юк, дип яза интертат ру сайты. Ә безнең "главаныкы" күпме? Муниципалитет порталының рәсми сайтындагы "Муниципаль хезмәт...
-
Петуния сездә дә бардыр, ничек шау чәчәкле итәргә
Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк. Үскән чакта азотлы...
-
Сарабикколдагы игелекле кешеләр турында менә ниләр язалар
Гомер юлы катлаулы. Кара болытлы, сикәлтәле юллы көннәре дә була. Шундый чакта ярдәм кулы сузучы туганыңдай якын кешегә әйләнә. Тормыш сукмагында мотаҗлык туса, "кеше" булган кешегә мөрәҗәгать итәм. Миңа бик еш Сарабикколда Мәсхүдә Әхмәтовага гозерләнергә туры килә. Син сораган әйберне өеңә үк китереп китә. Ул искиткеч булдыклы эшчән гаилә башлыгы!...
-
Исерек әнинең баласы тәрәзәдән егылган
20 май көнне Екатеринбургта 2 яшьлек бала өченче каттан егылып төшкән. Нәни баш һәм эчке органнар җәрәхәте алган. Баланың әнисе исерек хәлдә булып, баланы карамаган. Игътибарсыз калган нарасый тәрәзә тәбенә менеп, өченче каттан егылган. Мәгълүм булганча, нәниләрнең тәрәзәдән егылып төшүләре җәйге чорга кергәч, шактый еш күренеш. Шуңа да һәр әти-әни...
-
Лениногорск территориаль үзидарәләре конференциядә булды
Кичә Лениногорск ТОС лары Әлмәттә әлеге үзидарәнең эшчәнлегенә багышланган зур конференциядә катнашты. Анда республиканың барлык шәһәрләреннән ТОС вәкилләре җыелган иде. Көн эшлекле үтте. Беренче өлешендә кунаклар Әлмәт җәмәгать үзидәрәләрнең эшчәнлеге белән якыннан танышып, аларның эш урыннарын карап узса, икенче өлеше Әлмәт драма театр бинасында дәвам итте. Чыгышлар, фикер алышудан торды...
-
Лениногорскига әллә нинди тавыклар кертә язганнар, алла сакласын
Күптән түгел Лениногорск районына 240 баш тавык һәм үрдәкләр алып керү очрагы ачыклана. Аларны Зәй районыннан безгә китерә торган булганнар. Сатучыларның кош-кортларга тиешле ветеринар документлары булмаган. Шиклеләрне "Лениногорск-Чирмешән" трассасының 45 нче километрында Әлмәт ветеринар инспекциясенең территориаль органы вәкилләре ачыклый. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе...
-
Абау! Яңа туган баланың авырлыгы...
Дөньяда иң зур бала туган. Индонезиядә яшәүче 41 яшьлек хатын-кызның бу өченче баласы. Шикәр авыруы аның карынындагы бала үсешенә йогынты ясаган - аның авырлыгы бик зур тизлек белән арта башлаган. Малай билгеләнгән вакытта кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга аваз салган. Аның авырлыгы 8,7 килограмм, аңа Акбар(«Бөек» дигәнне аңлата) дип исем кушканнар....
-
Хәерле иртә! Ял көннәре матур һәм файдалы үтсен!