Лениногорскига әллә нинди тавыклар кертә язганнар, алла сакласын
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскига әллә нинди тавыклар кертә язганнар, алла сакласын

Күптән түгел Лениногорск районына 240 баш тавык һәм үрдәкләр алып керү очрагы ачыклана. Аларны Зәй районыннан безгә китерә торган булганнар. Сатучыларның кош-кортларга тиешле ветеринар документлары булмаган. Шиклеләрне "Лениногорск-Чирмешән" трассасының 45 нче километрында Әлмәт ветеринар инспекциясенең территориаль органы вәкилләре ачыклый. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе...

Күптән түгел Лениногорск районына 240 баш тавык һәм үрдәкләр алып керү очрагы ачыклана.
Аларны Зәй районыннан безгә китерә торган булганнар. Сатучыларның кош-кортларга тиешле ветеринар документлары булмаган. Шиклеләрне "Лениногорск-Чирмешән" трассасының 45 нче километрында Әлмәт ветеринар инспекциясенең территориаль органы вәкилләре ачыклый.
Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.
Бу хакта Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.

куры

Нет комментариев