21 июнь 2012 яңалыклары
-
Табиб һөнәре – мактаулы
Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк тантанада катнашып, котлауларын җиткерде. Лениногорск район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин эшчәнлекләре хакында сөйләде. Бу көнне иң яхшы табибларны билгеләп, грамоталар тапшырылды.
-
Игелекле кешеләр ярдәме
Тирә-ягыбызда шәфкатьле кешеләр бик күп. Янәшә яшәсәк тә, бәхетсезлек очраклары килеп чыккач кына аларның ярдәмен тоябыз икән. Бу турыда язарга бер вакыйга сәбәпче булды. Уйламаганда-көтмәгәндә, бәхетсезлеккә очрадым: бәрәңге корты агулаганда, үзем дә агуландым. Баштан бармагым шешә башлады, аннан шеш бөтен кулыма күчте. Куркудан, авыл фельдшеры Булат Хәйруллинга мөрәҗәгать иттем. Ул...
-
Туган җирендә – 46 ел
"Сатурн-Урал" җәмгыяте (Сарабиккол) техника паркында эш кайнап тора. Әнә, механизатор Ильяс Мусин - "Нью-Холланд" комбайны янында. Техниканы уракка әзерли, көйли, җайлый. Ильяс Ибраһимович 46 ел туган җирендә хезмәт итә, көч куя. 25 ел "КСК"да эшләгән. "Нинди техникага утырталар, кая кушалар, шунда эшләдек", ди ул. Хуҗалыктан да, җитәкчелектән дә канәгать. "Акчасын...
-
“Көне буе шунда булырга кирәк”
Хуҗалыкта терлекчелек фермасында кем йөри, кем көне-төне маллар янында? Әлбәттә, ферма мөдире. "Ленин" хуҗалыгында (Федотовка) ферма мөдире булып эшләүче Вера Ильина да һәрвакыт эш урынында. Ул үзе дә бу хакта: "Бөтен күңелеңне биреп эшләмәсәң, нәтиҗәсе булмаячак", ди. Аңа 64 яшь икән, ферма мөдире булып эшләвенә 16 еллап вакыт узганын үзе...
-
Дүрт тәпи һәм бер койрык
Мохтар, Комиссар, Рекс ... Бу кушаматларга һәм этләрнең батырлыгына битараф кешеләр сирәктер. Дөньядагы барлык полиция бүлекләрендә дә нәкъ шундый, нәфис фильмнардагы этләрдән ким булмаган Мохтар белән Рекслар күп. Полиция этләрен өйрәтү мәктәпләре һәм анда тәрбияләнүче дүрт тәпиле дуслар Россиядә 1909 елда барлыкка килә. Шул вакыттан бирле, техниканың алга китүенә карамастан,...
-
Әниләр укый
Мәшгульлек үзәгендә декрет ялын тәмамлап, эшкә чыгарга җыенучы хатын-кызлар өчен курслар ачылды. Квалификацияләрен күтәрергә теләгән бер төркем хатын-кызлар "1С: Предприятие" программасын өйрәнә башлаган инде. Укучыларның барысы да шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә бухгалтер һәм экономист булып эшләгән. Белгечләр мондый төр уку аларның белемнәрен искә төшерергә, яңартырга ярдәм итәчәк, ди.
-
Бүләкләр сезне көтә
Үзәк почтада "Әбүнәче көне"нең чираттагысы үтте. "Заман сулышы" редакциясе 7 приз әзерләгән иде. Призларның дүртесен призлар уйнатуга үзләре килгән укучыларыбыз арасында уйнатырбыз, дип аерып куйган идек. Бәйрәмдә укучыларыбыздан ике кеше генә катнашты. Алар да үзләре килә алмаган, балаларын җибәргәннәр. Шулай итеп, призларның беренчесе - Лениногорскида яшәүче Заһирә Газизовага чыгып, аның...
-
Бу юлы да сынатмадылар
Нефть тармагында эшләүчеләр өчен истә калырлык һәм дулкынландыргыч көннәр була. Шундыйларның берсе - һөнәри осталык бәйгесе көне. Бу көнне эштәге осталык һәм профессионаллык күнекмәләре тикшерелә. Әнә шундый сынауны "Лениногорскнефть" идарәсе эшчеләре дә тапшырды, тикшерү аша үтте. Хезмәт бәйрәменә килүчеләрне, катнашучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде, белеме, хезмәте буенча көчлеләрнең...
-
Булыр кебек быел уңыш
Сишәмбе көне буе яңгыр койды. Әй, шатланды халык. Бер-берсенә шалтыратып: "Сездә ничек, явамы?", дип сорашты. 2010 елгы корылык безгә яңгырның кадерен белергә өйрәткән иде шул. Җәй уртасында агач яфраклары корып, игеннәр саргаеп, үсә алмый утырды. 2012 елны да яңгыр аз явачак, дип куркыттылар. Шуңа да кичә кешеләр шат иде. Яңгыр...
-
Саҗидә апа
Саҗидә апа Фәрзетдинова редакциягә улы белән төшкә табарак килеп керде. "Газет чыга торган җирне күреп кайтасым килә, дип Яңа Иштирәктән хәтле килгән. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Саҗидә апа бик кызык кеше булып чыкты. Өеннән бик чыгып йөрмәсә дә, илдәге һәм райондагы барлык яңалыкны белеп тора, чөнки газет укый. "Заман сулышы"ннан башлап,...
-
Рәмзия Габделхакова: “Заман сулышы” – минем чишмәм башы”
11 нче гимназиянең сәхнәсе бүген аның карамагында. Биредә аның турында сүз бара. Аның җырларга тиң шигырьләре, шигырьләрдәй хиссият тудыручы хикәяләре яңгырый. Сүзем шагыйрә-язучы Рәмзия Габделхакова турында. ....1990 ел. 1 июль. Лениногорск шәһәре һәм районы өчен бу - тарихи көн. Төбәгебездә үз телебездә мөстәкыйль газет чыга башлаган көн. Әмма аның -...
-
Безнең лагерь
Сарабикол мәктәбендә җәйге лагерь эшли. Анда 10 укучы ял итә. Лагерь начальнигы Фәния Ихсанова, тәрбияче Фәния Әскәрова, пешекчеләр Гөлназ Гарифуллина һәм Гөлия Биктимирова балаларның яллары күңелле үтсен өчен тырышып эшлиләр. Фәния апалары төрле кызыклы чаралар уздырсалар, Гөлназ һәм Гөлия апалары аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүлмәне чиста итеп тоталар. Лагерьда...
-
Әдәпле карак
Элек заманда бер авылда мондый хәл була. Берәүләрнең сыеры булмый, тик сыерлы буласылары бик тә килә. Сентябрь аеның яңгырлы бер көнендә бу кеше күрше рус авылына барып, сыер көтүе кайтканын сагалап тора. Менә көтү кайта. Бер сыерга күзе төшә моның. Әлеге сыерның кайсы йортка керәсен карап тора да, йортта ут...
-
Аларның үлемсезлеге мәңгелек
1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе, халыкара килешүләрне бозып, Советлар Союзына бәреп керә. Авыл һәм шәһәрләрне бомбага тота башлый. Шулай итеп, игълан ителмәгән Бөек Ватан сугышы башлана. Ул дәһшәтле көннәр тарих битләренә язылганга да җиде дистәдән артык еллар узып киткән. Советлар Союзының Кораллы Көчләре 1418 көн һәм...