Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Бу юлы да сынатмадылар

Нефть тармагында эшләүчеләр өчен истә калырлык һәм дулкынландыргыч көннәр була. Шундыйларның берсе - һөнәри осталык бәйгесе көне. Бу көнне эштәге осталык һәм профессионаллык күнекмәләре тикшерелә. Әнә шундый сынауны "Лениногорскнефть" идарәсе эшчеләре дә тапшырды, тикшерү аша үтте. Хезмәт бәйрәменә килүчеләрне, катнашучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде, белеме, хезмәте буенча көчлеләрнең...

Нефть тармагында эшләүчеләр өчен истә калырлык һәм дулкынландыргыч көннәр була. Шундыйларның берсе - һөнәри осталык бәйгесе көне. Бу көнне эштәге осталык һәм профессионаллык күнекмәләре тикшерелә. Әнә шундый сынауны "Лениногорскнефть" идарәсе эшчеләре дә тапшырды, тикшерү аша үтте.



Хезмәт бәйрәменә килүчеләрне, катнашучыларны "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде, белеме, хезмәте буенча көчлеләрнең җиңүен теләде. "Идарәнең 2011 елгы иң яхшы цехлары" конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Менә алар: I урында - ЦДНГ №4, II урында - ЦДНГ №7, III урында - ЦДНГ №1, ә икенче төркем буенча беренчелектә ЦППД №2, II урында - УПО, III урынны ЦППД №1 яулады. "Лениногорскнефть" идарәсе һәрвакыт яшь эшчеләргә, рационализаторларга өстенлек бирә. Бу көнне 2011 елның иң яхшы рационализаторын билгеләделәр, ул - скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы операторы О.Сосулин. Иң яхшы икътисадый нәтиҗә күрсәтүче хезмәткәрләр дип ЦППД №2 цехыннан электр-газ белән эретеп ябыштыручы М.Исрафилов һәм шул ук цехтан оператор У.Шәрәфиев лаеклы дип табылды.
Флагны күтәрмичә конкурсны башлау мөмкин түгел. Ә быелгы әләмне 2011 елда "Татнефть" күләмендә үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесендә "Лениногорскнефть" идарәсеннән иң яхшы нәтиҗә күрсәтүче ЦППД №2 звеносына күтәрү хокукы бирелде.
Тантаналы өлештән соң, конкурс катнашучылары билгеләнгән участокларына барып бәйгене башлап җибәрде. Минемчә, әлеге ярышлар халыкара масштабта узучы спорт бәйгеләрен хәтерләтә кебек. Монда да старт алдыннан шул ук киеренке халәт. Кемдер аяклары белән алга ыргылыш ясаган сыман үзенең дулкынлануын күрсәтсә, берәүләргә тир бәреп чыгып, маңгайларын сөртә, кайберсе өлкән иптәшләренең киңәшен тыңлый.
Бу көнне 8 һөнәр буенча көч сынаштылар. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда: белгечләрнең иң-иң яхшыларын билгеләделәр, мәсәлән, иң яхшы геолог, иң яхшы энергетик. Кадрлар әзерләү үзәгендә нәкъ менә алар ярышты. Компьютер артында, без күрмәгән, белмәгән схемалар ясап, катлаулы теоретик сораулар буенча баш ватып утырдылар. Эретеп ябыштыручыларга аерым урын бирелгән, алар да үз осталыкларын күрсәтте.
Мәйданчыкларда барган конкурсларны күзәтергә кеше күп килгән иде. Катнашучыларның гаиләләре, якыннары җанатар ролендә, чын мәгънәсендә, алар өчен кайгырып торды. Бу көнне беркем дә тик тормады. Чөнки бихисап спорт ярышлары оештырылган иде. Акыл сәләтен үстерергә теләүчеләр шахмат ярышында катнашты, көчлеләр кул көрәштерде, гаиләләре белән берлектә һәм балалар аерым гына да күңелле стартларда ярышты.
Конкурс катнашучылары арасыннан осталарны ачыклаганда, шәһәр үзешчәннәре бәйрәмгә килгән халыкның күңелен ачты, ә татар эстрадасы йолдызлары - "Зө-Ләй-Лә" төркеменең җырлары һәркем күңеленә хуш килде, рәхәтләнеп концерт карадылар. Идарә ялны оештыра белә инде.
Менә дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Кем, игътибарын туплап, башкалардан яхшырак булды, аз хата ясады, шул җиңде. Нефть табу буенча булган звенолар арасыннан ЦДНГ №8 (мастеры - Сергей Никитин) I урынны яулады. Скважиналарга җир асты ремонты ясау буенча Артур Рәхимов вахтасына (ЦПРС) тиңнәр булмады. Катлам басымын саклау буенча I урында - мастер Марат Фәсхетдиновның ЦППД №1 осталары. Нефть әзерләү сменасы составында П.Вдовин, А.Лысов, Е.Корягина (ЦКППН №2) эшчеләренә тиңнәр булмады. ЦДНГ №5 цехыннан инженер-энергетик А.Камзин энергетиклар арасыннан иң яхшылар рәтенә керде, икътисадчылардан - Р.Ризванов, ә геологлар арасында Е.Жданова (АУП) җиңүче булды. Эретеп ябыштыручылардан - Д.Сухановский (УПО) беренче. Нефть әзерләү технологлары арасында Е.Пискунова (ЦКППН №2) пьедесталның беренче баскычына басты. Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата премия бирелде. Аларны киләчәктә "Татнефть" җәмгыяте күләмендә уздырылучы һөнәри бәйге көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть

2
X