21 июнь 2022 яңалыклары
-
Гинцбург: «Спутник V» ковидның барлык төрләренә каршы универсаль
«Спутник V» вакцинасы коронавирус инфекциясенең барлык мутацияләренә каршы универсаль. Бу хакта Петербургта узган халыкара икътисади форумда Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург сөйләде.
-
Лениногорскилы картингта кубок иясе булды
Лениногорскилы Егор Николаев картинг белән шөгыльләнә. Ярышта лаеклы икенче урын алып, кубок иясе булган.
-
Эч катуны кефир белән груша бетерә
Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар.
-
Гөлнара Тимерҗанова: "Бозым ясаганнардыр дип уйлыйм"
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Элек-электән үк, исемеңне алыштыр, дип әйтәләр иде. Бер яктан карасаң, Гөлнара – “гранат чәчәге”, икенче яктан ул – “ут чәчәге”. Миңа шуның икенчесе йогынты ясады бугай, тормышымда гел кыенлыклар очрап торды", - ди Гөлнара.
-
Яшь гаиләләр өчен торак алу буенча яңалыклар бар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган елның җәендә социаль ипотека программасына үзгәрешләр кертелде. Шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов чыгышында әйтелгәнчә, хәзер гаиләдә берсенең булса да яше 35 яшьтән артмаса, алар социаль ипотека программасында катнашырга хаклы.
-
Лениногорск полиция бүлеге кинологларын бүләкләделәр
21 июньдә Россия полициясе кинология хезмәте оешуга 113 ел.
-
Бозымнан ничек котылырга?
Аның җиңел генә юлы бар, дип ышандыра белгечләр.
-
Иске Иштирәк балалары китапны табигать кочагында укый
Иске Иштирәк китапханәсе балаларны китап укуга кызыксындыруның яңа алымын куллана:
-
Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?
Халыкта "ике гает арасында никах укытырга ярамый", дигән сүз йөри. Дин буенча ике гает (Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) арасында никахлашу чыннан да тыеламы?
-
Иҗтимагый совет рәисен юбилее белән котладылар
Мэриядә дүшәмбе көнне атналык планерка күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Рәгать Хөсәенов Иҗтимагый совет рәисе Евгений Благодаровны 70 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Иртәгә ил күләмендә “Тынлык минуты” Бөтенроссия акциясе үткәрелә
Иртәгә – 22 июньдә бөтен ил күләмендә “Тынлык минуты” Бөтенроссия акциясе узачак. Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта илебез тормышы Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнар истәлегенә бер минутка туктап калачак.
-
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено благодарностью за помощь в проведении Всероссийского конкурса детского и юношеского творчества «Земля талантов»
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено благодарственным письмом депутата Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации А.В. Прокофьева за помощь в организации отборочного тура Всероссийского конкурса «Земля талантов» прошедшего в г.Казани.
-
Соль-Илецк тозлы күлендә ял сезоны ачылды!
Ял итүчеләр өчен куанычлы хәбәр: Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк тозлы күлләрендә курорт сезоны ачылды. Ул Персиянов урамындагы керү төркеме янында узды, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте сайты.
-
Татар теле укытучысы белгечлегенә укырга керүчеләр рус телен дә укыта алачак
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән.