Гөлнара Тимерҗанова: "Бозым ясаганнардыр дип уйлыйм"
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Элек-электән үк, исемеңне алыштыр, дип әйтәләр иде. Бер яктан карасаң, Гөлнара – “гранат чәчәге”, икенче яктан ул – “ут чәчәге”. Миңа шуның икенчесе йогынты ясады бугай, тормышымда гел кыенлыклар очрап торды", - ди Гөлнара.
– Иделнең әтисе, ягъни беренче ирең белән ни өчен аерылыштыгыз?
– Аерылышу инициаторы мин булдым. Көнләшүе тәмам алҗытты. Җырларга чакырсалар да яратмады. Өйдә яхшы хуҗабикә, игътибарлы әни, хатын һәм шул ук вакытта эстрадада уңышлы эшләп килүче артист булуымны теләде. Әмма алай булмый. Ул вакытта Иделгә 7 яшь иде. Аерылышыр алдыннан Идел яныбызга килеп ятты да: “Әти, хәзер син елыйсың, элек әни елый иде”, – дип әйтте. Улыбыз хакына яңадан кушылып карарга тәкъдим иттем. Яңа фатир алыйк, никахны яңартыйк, дидем. Ләкин ул: “Әгәр моны эшләсәм, үз-үземне хөрмәт итмәячәкмен”, – диде. Мин гаиләбезне сакларга тырыштым, әмма насыйп булмады. Дөрес, без яши дә алмас идек, чөнки ул барыбер үзгәрмәде. Мин дә шәхес буларак юкка чыгар идем.
– Идел әтисе белән нинди мөнәсәбәттә?
– Идел минем белән яши, әтисе безгә килеп йөри. Баланың ике арада йөрүе дөрес күренеш түгел дип уйлыйм. Эш шунда: 6нчы сыйныфка барганда, Идел сүз тыңламый башлады. Әтисе тәкъдиме белән аны әтисенең өе янында ачылган яңа мәктәпкә урнаштырдык. Уку көннәрендә ул әтисендә, ял көннәрендә миндә яшәде. Әмма моңа ризалашып ялгыштым дип уйлыйм, чөнки бу күренеш баланың холкына начар йогынты ясады. Ничек кенә авыр булса да, Иделне үз янымда тотарга кирәк булган. Ә бәлки ир балага әти белән яшәү кирәк булгандыр. Мин йомшаграк булсам, әтисе аңа каты торды, Идел аның сүзеннән чыкмады. Бу хакта хәтта беренче иремнең сөяркәсе дә сөйләде.
– Аның сөяркәсе белән аралаштыңмы?
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән. Ул хатынның (ә исеме шактый танылган аның), ире килеп: “Сезнең ирегез минем хатын белән йөри”, – дип елады. “Нишләтим соң, ул хәзер минем ирем түгел бит”, – дидем. Аннары да ул ярты еллап шалтыратты. Ул хатын белән бер чарада күзгә-күз очрашып аралашырга туры килде. Иренең миңа килүен бер дә хупламавын әйтте. Мин исә: “Ул бит сине ярата, үз вакытында балаң белән алган сине, ә син аннан китеп ялгышкансың”, – дидем.
– Иделгә ничә яшь, нәрсә белән шөгыльләнә?
– Аңа июль аенда 23 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Ул музыка мәктәбенең баян сыйныфын тәмамлады. Хәзер барабанда уйнарга өйрәнә. Параллель рәвештә шәһәрнең бер кафесында пешекче булып эшли. Эшен бик ярата. Бу сәләте бабасыннан һәм әтисеннән күчкәндер дип уйлыйм. Программистка укып карады, ләкин ул һөнәрне үз итмәде. Укырга теләге булмагач, Иделне армиягә җибәрергә теләдем. Хәтта генералга кадәр үзем алып бардым. Ләкин ул бик ябык иде, авырлыгы җитмәде. Хәзер дә ябык ул. “Булмас, акча түләп калдыргансыздыр”, – диләр. Мин һәрвакыт дөресен сөйлим, ләкин халыкка дөреслек кирәкми.
– Икенче ирең белән дә аерылышкансыз дип ишеттем...
– Әлегә бу хакта сөйләшергә теләмим. Вакыты җиткәч, ачылып сөйләшермен.
– Бервакыт: “Тормышымда хыянәт булды”, – дигән идең...
– Булды. Әмма яратканга күрә, мин аны кичердем. Ләкин яңадан кабул итә алмыйм.
– Кызың Айзифа – көтеп алынган балаң...
– 2006 елда Идел белән Айзифа арасында тагын бер балам булырга тиеш иде. Кызганыч, аның гомерен саклап калып булмады. Аны алты айлык чагында ярып алдылар. Аның авырлыгы бер килограмм иде. Сулыш ала алмады, үпкәләре эшләмәде. Исән калган очракта да, инвалид булып калырга мөмкин, диделәр. Шул вакытта күккә карап: “Хәерле ягын бир”, – дип елый-елый ялвардым. Бишенче тәүлектә Аллаһы Тәгалә баламны алды. Шуннан соң генетик паспорт ясаттым, ягъни канымны тикшерттем. Баксаң, миндә хатын-кызларның 3 процентында гына очрый торган кан куеру чире икән. Айзифаны көткәндә дә бик курыктым. Бала туганчы, көн саен үз-үземә кан сыеклата торган укол ясадым. Аллаһка шөкер, баланы тапканчы бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым. Быел Айзифам беренче сыйныфны тәмамлады.
– Исемеңне алыштыру нәрсә белән бәйле?
– 2017 елда бик авыр сынау килде. Бозым булгандыр дип уйлыйм. Бармаган кеше калмады, бөтенесе дә бер сүз сөйли, акча сорый. Хәлем бик аяныч иде. Бик нык ябыктым, 43 килога калдым. Тавышым югалды, җырлый алмый башладым. Хәзрәт белән сөйләшкәч, ул намазга басарга киңәш итте. Көнгә бер намаз укудан башла, диде. Әни язып биргән догаларны укый башладым. Авырлыкларны җиңәргә Аллаһы Тәгаләм ярдәм итә, Аллаһка шөкер. Намаз укыганны кешегә сөйләп йөрмәскә кушалар. Гел кеше арасында булгач, яшереп тә булмый. Киләчәктә башыма яулык ябарга телим. Уразаны инде ун еллап тотам, Аллаһка шөкер. Элек-электән үк, исемеңне алыштыр, дип әйтәләр иде. Бер яктан карасаң, Гөлнара – “гранат чәчәге”, икенче яктан ул – “ут чәчәге”. Миңа шуның икенчесе йогынты ясады бугай, тормышымда гел кыенлыклар очрап торды. Исемемне алыштыргач кына хәл ала башладым. Хәзерге исемем – Наимә. Ул “җан тынычлыгы”, “иман байлыгы” дигәнне аңлата. Дусларым Наимә дип эндәшә. Якыннарым гына яңа исемемә күнегә алмый: “Безнең өчен син Гөлнара”, – диләр. Киләчәктә эстрадага да Наимә дип чыгарга телим. Паспортта да исемемне алыштырырга җыенам.
– Фонограммага җырлауга ничек карыйсың?
– Фонограммага җырлап йөрдем дип әйтә алмыйм. Ләкин телевидение төшергән концертларда фонограммага җырлаталар. Гадәттә, андый концертларда бик күп артист җырлый һәм һәрберсенең тавышына туры китереп микрофонны көйләү мөмкин түгел. Бервакыт Минзәләдәге концерт алдыннан грипп белән чирләдем. Температура күтәрелде. “Ашыгыч ярдәм” чакыртып укол ясап киттеләр. Халык алдына чыгып: “Ничек бар шулай җырлыйм, әзрәк авыртып торам”, – дип гафу үтендем. Махсус фонограммага җырлаганым да юк, алай җырларга яратмыйм да.
– Бу дөньяда синең өчен иң мөһим өч әйбер?
– Балаларның бәхете, саулык һәм балаларның анага карата хөрмәте. Әни миңа игътибарын бирмәсә дә, барыбер аңа шалтыратып хәлләрен сорыйм. Ул тугыз ай буе мине карынында йөрткән, табып үстергән. Балаларым да миңа карата җылы мөнәсәбәттә булсын иде.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnara-timeranova-bozym-yasagannardyr-dip-uylyym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев