21 август 2016 яңалыклары
-
Төркиядәге туйда бомба шартлатуны үсмер бала башкарган
Төркиянең Газиантеп шәһәрендә туйда шартлатуны башкарган торрорчы-үз-үзен үтерүче - 12-14 яшьлек яшүсмер бала, дип хәбәр итә ВВС Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренә сылтама белән. Президент хәбәр иткәнчә, кичә кич булган шартлау нәтиҗәсендә 51 кеше һәлак, 69 кеше зыян күргән, шуларның 17се каты яраланган. Терактны оештыручылар, мөгаен, "Ислам дәүләте" (Россиядә...
-
Юл һәлакәтендә җәяүленең аягы өзелгән
Узган төндә Казанның Максимов урамында бер кызны машина бәрдерә. Моның ахыры аяныч тәмамлана: зыян күрүченең аягы өзелә. Бу хәлнең шаһитлары сөйләвенчә, кыз юлны җәмәгать транспорты тукталышы янында, җәяүлеләр кичүеннән 20 метр читтәрәк йөгереп чыгарга уйлый. Mitsubishi Outlander машинасы йөртүчесе светофорның яшел утына кузгалып кына киткән була һәм юлда кеше пәйда...
-
Әлмәткә пляжга барсагыз, белеп торыгыз, анда су керергә ярамый
Көннең озактан бирле кызу торуы байтак кына зыян салган. Роспотребнадзор сусаклагычлардан анализлар алган. Республикада өч пляжда суның санитар таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Шуның берсе Әлмәттә. http://almet-rt.ru/t
-
Һава торышының кискен бозылуы көтелә
Бүген һәм иртәгә көндезге сәгатьләргә кадәр республикада һәм Казанда яшеннәр булачагы һәм коньяк-көнбатыштан исүче җил тизлегенең секундына 15-20 метрга җитәчәге хәбәр ителә. http://tat.tatar-inform.ru
-
Утыз көн эчендә ничек матур булырга?
Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый. Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта. Йоклар...
-
Туйда шартлау нәтиҗәсендә 30 кешенең гомере өзелгән
Төркиянең Газиантем шәһәрендә туй вакытында шартлау булып, 30 кеше үлгән, 94 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә informvest.net. Туй барган урынга кереп, террорист хатын-кыз үзен-үзе шартлаткан. Аның ИГИЛ белән бәйле булуы турында фаразлыйлар. http://shahrikazan.com
-
Лениногорскида бер егет күпердән егылган
Бу хәл 18 августта була. Ленинградская урамындагы күллектәге күпердә бер егет бетон плитәгә егылып төшә. Аны коткарырга килгән гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре 25 яшьлек егетнең исерек булуын күрә. Ул таеп китеп егылган. Ярдәмнән егет баш тарта. http://len-journal.ru/2016/08/20/budni/