Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Утыз көн эчендә ничек матур булырга?

Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый. Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта. Йоклар...

  • Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз.

Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый.

  • Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта.
  • Йоклар алдыннан битегезгә глицерин белән Е витаминыннан әзерләнгән катнашма сөртегез. Аны әзерләү өчен 10 капсула Е витаминына 30 грамм глицерин кушабыз. Капсуланы энә белән тишәргә һәм шешәгә агызырга кирәк. Аны даруханәләрдә саталар һәм ул кыйммәт тә түгел.
  • Һәр көнне 50 грамм чикләвек ашарга тырышыгыз. Чәчләрегез һәм тырнакларыгыз ике атнадан сезгә рәхмәт әйтер.
  • Өч көнгә бер тапкыр чәчегез өчен горчицалы маска ясагыз. Коры горчицаны тигәнәк маена яки башка үсемлек маена кушып, дымлы чәчкә сылыйбыз. 20-30 минуттан юып төшерәбез.
  • Тән тиресен диңгез тозыннан ясалган скраб белән ышкыйбыз. Бер стакан диңгез тозына шуның кадәр үк майлы каймак кушабыз. Тәнгә амарант мае сылау да яхшы нәтиҗә бирә.

http://www.shahrikazan.com/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X