21 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан аграрийлары өч миллион тонна ашлык җыеп алды
Татарстанда яңа уңышның өченче миллион тоннасы җыеп алынган.
-
Лениногорскида «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе ярдәмендә булачак укучыларга булыштылар
Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда эшләячәк, шуңа күрә укучыларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эш сәфәре барышында хәбәр итте.
-
Казан федераль университетында студентларның стипендиясе артачак
Казан федераль университетының барлык студентларга стипендияләрне 5 процентка арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта туры эфирда КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр итте.
-
Бәйрәм өлешендә лениногорскилылар дәүләт бүләкләре алды (ФОТОЛАР)
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эшлекле сәфәре вакытында юбилей чараларында катнашты.
-
Лениногорскида Covid-19ның яңа очрагы теркәлде
Татарстанда 29 яңа COVID-19 очрак теркәлгән, шуның бер очрагы Лениногорскига туры килә. 21 августка рәсми рәвештә 32 коронавирус очрагы булды.
-
Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида яңа предприятиедә булды
Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида яңа ачылган "Модуль-Инжиниринг Сервис" җәмгыятендә булды.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига килде (+ФОТОЛАР)
Лениногорскига бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Миңнеханов Лениногорскиның -65, “Лениногорскнефть” идарәсенең 75 еллыгына багышланган чараларда катнашты.
-
Лениногорскида “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр дәвам итә
Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре алып барыла. Исемлеккә 2014 елга кадәр ишегалды территорияләрен ремонтлауга юнәлдерелгән башка программалар буенча ремонт ясалмаган йортлар керде.
-
Лениногорск-Шөгер төбәгенең атаклы Вәлиевлар династиясе шәһәребездә булып китте
Әти-әниләреннән үрнәк тәрбия алып, халыкка хезмәт итүне үзләренә максат итеп куеп яши алар, әлеге буында мәдәният һәм мәгариф өлкәсе берләшеп, рухи мирасыбызны югалтмау юлында хезмәт итә. Сүзем – Лениногорск-Шөгер төбәгенең данлыклы Вәлиевлар гаиләсе турында. Шушы көннәрдә аларны Туган якны өйрәнү музеенда хөрмәтләү чарасы узды.
-
Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенә 1,4 млрд сум акча җәлеп итте
Татарстанда балалар сәламәтлек саклавын үстерүгә 1,4 миллиард сумга якын акча җәлеп ителде. Әлеге сумманың 780 миллион сумы — федераль, 600 миллионы төбәк бюджетыннан бүленде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер
Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык булачак, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала бара. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.
-
1 сентябрьдә кемнәргә ял бирелергә мөмкин булуы билгеле
1 сентябрьдә балаларны мәктәпкә озату өчен, ата-аналар түләнми торган ялны бер көнгә рәсмиләштерә ала. Ә кайбер предприятиеләрдә укучыларның ата-аналары өчен ял көне эчке документлар белән билгеләнгән практика бар. Шул турыда Хезмәт министрлыгы хәбәр итә. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Лениногорскилы Диана "Автоледи-2020" республика конкурсында призлы урын яулады
Казанда «Автоледи-2020» республика конкурсы узды, безнең лениногорскилы Диана Закирҗанова өченче урын алды.
-
Балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты буенча “кайнар линия” эшли
Балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады.
-
Алмадан конфитюр ясыйк
Бик җайлы рецепт.