Татарстан аграрийлары өч миллион тонна ашлык җыеп алды
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан аграрийлары өч миллион тонна ашлык җыеп алды

Татарстанда яңа уңышның өченче миллион тоннасы җыеп алынган.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар 799,7 мең гектардан җыелган, бу әлеге культураларның урып-җыю мәйданының 53 процентын тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урып-җыю кампаниясенең экваторын республиканың 31 районы узып китте. Мәсәлән, Азнакай районында бөртеклеләрнең — 60%, Буа районында — 59%, Тәтеш районында — 57%, Спас районында — 56%, Чистай районында 55% ы җыеп алынган.

Иң югары уңыш Зәй районында, гектарыннан 59 центнер тәшкил итә.

 

 

 


Нет комментариев