21 декабрь 2011 яңалыклары
-
Йоклап йөрмә!
Республиканың ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, соңгы арада җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арткан. 29 декабрьдән шәһәр урамнарында яшь гвардиячеләр көче белән патруль тору оештырыла, анда төрле җәмәгать оешмалары да катнашачак. Патрульлек итүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фотога төшерәчәк һәм җавапсыз гражданнарга штраф салыначак. Шуңа күрә, юл кагыйдәләрен бозмаска, сәламәтлегегезгә һәм тормышыгызга...
-
Эшсезләр күпме
Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, Лениногорск районы һәм шәһәре буенча бүгенгесе көнгә 450 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Шуларның 310ы - хатын-кыз. 224 вакансия - эш урыннары бар.
-
“Шифа” суы – җиңүче
"Агропак-Татарстан" җәмгыяте эшләп чыгара торган "SHIFA" суы тагын җиңү яулады. "Татарстанның яхшы товарлары" республика конкурсының "Азык-төлек товарлары" номинациясендә җиңеп, "Россиянең 100 яхшы товары" конкурсы лауреаты исемен алды. Минераль-газлы "Письмянская" суы да федераль этап ярышларында дәрәҗәле дипломантлар исемлегенә кергән.
-
Языл һәм бүләк от!
«Заман сулышы»на язылуны соңгы көнгә калдыручылар арасында редакция аерым приз уйнатырга булды. 250 граммлы яхшы чәйле булыр өчен: 21 - 25 декабрь аралыгында «Заман сулышы»на язылырга; 28 декабрьгә кадәр квитанция номерын, исем-фамилиягезне 5-39-08, 5-39-59 номеры буенча шалтыратып редакциягә хәбәр итәргә кирәк. Бүләк откан өч язылучыбыз аны Тукай урамы, 3 нче...