21 декабрь 2011 яңалыклары
-
Кыш
Тышта салкын, Буран уйный, Ябалак-ябалак кар ява. Кышның шундый табигате Һәркемне сокландыра. Ә балалар тауга чаба, Чана, чаңгы шуарга. Өстәвенә артларыннан Акбай да ияреп бара. Әй, шуалар балалар, Рәхәттә соң кыш көне! Дуслар белән бергә шугач, Һәркемгә дә күңелле.
-
Саф һавада
Кыш көне саф һавада Шатланабыз, көләбез. Чаңгыларны киябез дә, Биек тауга менәбез. Шуа торгач чаңгыда Онытканбыз сәгатьне. Эзләп килеп артыбыздан Бирде әти кирәкне.
-
Дустыма
Авылда яши дустым, Акбай аның исеме. Шундый исемне куштым, Исемендә - җисеме. Бик ягымлы маэмаем, Сарыла аягыма; Мине күрсә, Акбаем Карамый як-ягына. Дустым миңа тугры бик, Калмый минем артымнан. Чын дусны әйтәләр бит, Кадерле дип, алтыннан. Эт эчәгесе тамыры Үсеп чыга тирәннән. Акбаем кебек тугры, Дусларым бар тирәмдә. Дуслар белән...
-
Каймакка коенган (юмористик хикәя)
Бу хәл минем әниемнең әнисенең кайнанасы белән була. Килен мәктәпкә эшкә китә, ә кайнана ул кайткан төшкә эш кимесен әле дип, сепарат аертырга утыра. Ике чиләк сөтнең каймагы да шактый жыела. Ул заманнарда әле суыткыч дигән нәрсә булмаган, булса да бик хәлле кешеләрдә генә. Шуңа сөт, каймак кар базларында сакланган....
-
Яңа ел алды ярышлары
Иске Куак авылында районыбызның хезмәт ветераннары һәм инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча ярышлар үтте. Ветераннарның шәһәр һәм район советы әлеге инициативаны хуплады. Уен башланганчы, авыл җирлеге башлыгы Й.Вәлиуллин ярышта катнашучыларны киләсе яңа еллар белән котлады һәм уңышлар теләде. Ярышта Шөгер, Куакбаш, Федотовка һәм Кирлегәчтән килгән ветераннар актив катнашты. Шашка уенында хатын-кызлардан...
-
Ләйлә Фәрзетдинова: “Теләгем – танылган артист булу”
Карап торышка гади генә кыз бала. Үз-үзен чит кеше белән тотышы да, кием-салымы да яшьтәшләренекеннән аерылмый. Хәтта, чәченә матур итеп бант та бәйләп куйган. Ул нибары VI сыйныфта гына укый шул әле. Әмма аны Лениногорск районы гына түгел, Казан тамашачысы да ярата. Нәрсә дим - акыллы һәм талантлы кыз! Әңгәмәдәш:...
-
Танышларым артты
Базарда йөрим. Таныш булмаган, урта яшьләрдәге бер ир-ат яныма килеп, озак итеп карап торды да, сүз башлады: -Без "Заман сулышы" газетын алабыз. Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Анда берәүнең сурәте басылган иде. Сезгә ошаган. Исем-фамилиямне әйтеп бирде. -Ул сезме? - диде. -Әйе, мин булам, - дип җавап бирдем. -Никтер бу көннәрдә...
-
Уңайлы һәм куркынычсыз такси
Таксилар мәсьәләсендә җитди үзгәрешләр буласы хакындагы сүзләр ел башыннан ук йөри. Нәтиҗәдә, 10 октябрьдә Татарстанда бу тармакны җайга салган закон кабул ителде. 8 декабрьдән исә республикада такси эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен рөхсәт кәгазьләре бирелә башлады. Таксистларның шикләрен таратырга тырышып, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Моның өчен бер...
-
Исән-имин булыгыз!
Тиздән кышкы каникул. Аның мәктәп укучылары өчен куркынычсыз үтүе без - олылардан тора. Ял вакытында яшүсмерләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында онытып җибәрә, уяулыкларын югалта. Моннан тыш, якынлашып килүче бәйрәмнәр, каникул аларның игътибарын киметә. Бу вакытта балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бермә-бер арта. Бу уңайдан машина йөртүчеләргә торак пунктларда, бигрәк тә...
-
Көзге уңыш өчен сөендек
Кайчандыр "Уңыш" колхозының гөрләп торган чаклары бар иде. 1992 елда аның белгечләре колхозчыларга пай җирләрен кәгазьдә бүлеп бирде. Бу яңалык колхозчылар өчен генә түгел, җитәкче һәм белгечләр өчен дә чынга ашмас хыял булып тоелган иде. 2006 елларда авыл Советы ярдәмендә пай җирләре документлары тәртипкә салынып, колхозчыларга таратылды. Быел Зәй-Каратай басуларына...
-
Кредит – файдага гына
Авыл җирендә яшим, эшлим дигән кешегә ярдәм йөзеннән, төрле программалар каралган. Башыңны эшләт тә, кәгазь-белешмәләр артыннан йөрергә иренмичә зур теләк белән алын гына. Шуның берсе - 2006 елдан башланган шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредит бирү. Шул елдан алып, 1 декабрьгә кадәр Лениногорск шәһәре һәм районы буенча барлыгы 140 миллионнан артык сумга...
-
Пычак белән ташланган
Районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын иренең корсагына пычак белән кадый. 1966 елгы зыян күрүче тиз арада хастаханәгә озатыла, аңа операция ясала. Тикшерү вакытында җинаятьче үз гаебен таный, җинаять эше кузгатылган.
-
Көмеш белән кайттылар
Чистайда "Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 40 еллыгына багышлап, грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте. Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Зәй, Яр Чаллы, Лениногорск һәм башка шәһәрләрнең яшь көрәшчеләре катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә шәһәребезнең грек-рим көрәше буенча 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре Вячеслав Миронов, Данила Демьянов һәм Роман Курманбаев икенче урын...
-
Икенче урын белән!
Мәскәүдә СССРның атказанган тренеры В.Павловский истәлегенә оештырылган акробатика буенча бөтенроссия ярышы узган. Ярышта барлыгы Россиянең 21 регионыннан 176 спортчы көч сынашкан. Спорт мастеры программасы буенча Лениногорск шәһәренең 1 нче номерлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Анастасия Рамазанова һәм Алинә Уланова II урын яулаган.
-
100 процент нәтиҗә
2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә классик шахмат буенча шәһәрнең ачык беренчелеге тәмамланды. Швейцар системасы буенча узган 9 турда 32 кеше катнашты. Йөз процентлы нәтиҗә күрсәтеп, Владимир Шуваткин шәһәр чемпионы исеменә лаек булды. Альберт Гайнетдинов - икенче, Рамил Гыйсмәтов өченче урында. Эльмира Юхина хатын-кызлар арасында иң яхшысы булып чыкты. Башка номинацияләрдә...