22 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Халык җыелган җирдә
Район һәм шәһәрдә халык җыеннарына старт бирелде. Гыйнвар ахырына кадәр муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык хезмәт җитәкчеләре белән бергәләп, күп кенә авыл җирлекләрендә, шәһәрдәге микрорайоннарда булыр дип планлаштырыла. Беренчеләрдән булып ул, 7 нче мәктәп микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты. Мәктәпнең актлар залы халык белән тулы иде. Рәгать Галиәгъзамович 2012 елда...
-
Лениногорскида иминлек һәм тәртип булыр
Былтыр шәһәр һәм районда теркәлгән җинаятьләр саны 2011 елдагыдан 10 процентка кимрәк. Ә алдан уйлап эшләнгән үтерү биштән җидегә җиткән. Әлеге саннар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең йомгаклау конференциясендә аталды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, суд рәисе Ирек Шәйдуллин, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Андрей Демидов, шәһәр прокуроры урынбасары Ринат...
-
Лениногорскида ОРВИ һөҗүм итә
Шәһәр һәм районда кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар санының кинәт артуы күзәтелә. Соңгы атнада гына да табиблар ОРВИ диагнозын 484 кешегә куйган (шуның 16сы - грипп). Шуларның 303е - 14 яшькә кадәр булган балалар, калганнары өлкәннәр. Авыруның контроль күрсәткече - 75,9 процент. Табиблар сүзләренчә, ул көн саен артуга...
-
Ел хатын-кызын Лениногорскида сайлаячаклар
Мэриядә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында киңәшмә үтте. Анда 28 гыйнвар - дүшәмбе көнне үтәчәк «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона турын оештыру хакында сөйләштеләр. Бәйге узган ел Нурлатта үткәрелгән иде. Быел беренче тапкыр безнең шәһәрдә узачак. Ярышта 8 районнан барлыгы 700ләп кеше килер, дип көтелә. Конкурсантлар...
-
Чаңгыда – газчылар
Шушы көннәрдә "Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең Боз сарае янына чаңгы буенча кышкы эстафетага җыелды. Ярыш, гадәттәгечә, "Яшьлек" спорткомплексында башланып, урман массивында үтте. Салкынча һава торышыннан курыкмыйча, газчылар чаңгыга бик теләп баскан иде. Анда катнашырга лениногорскилылар белән беррәттән, Аксубай һәм Чирмешән районы газчылары да килде. Спортчыларны сәламләп, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев...
-
Аклык эчендәге балкыш
"Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була" Р.Фәхреддин. Керкәле мәктәбендә "Балкыш" тапшыруының чираттагысы үтте. Аны, гадәттәгечә, укучылар алып барды. Ул балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә, бөек якташыбыз Р.Фәхреддин мирасын укучыларга җиткерүдә әһәмиятле чара булып тора. VI сыйныф укучылары әзерләгән чыгыш, галимнең түбәндәге сүзләре белән башланды: "Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә,...
-
Полиция көндәлеге
2-18 гыйнвар аралыгында шәһәр һәм районда 5 җинаять теркәлгән. Наркопритон фаш ителде 15 гыйнварда 17.00 сәгатьләр тирәсендә Яковлев урамы буенча урнашкан гаражда хокук сакчылары медицина шприцлары, кондитер мәгеннән бушаган пакетлар һәм башка әйберләр табып ала. Барлык табылган әйберләр 1974 елгы ир-атныкы булып чыга һәм алар экспертизага җибәрелгән. Ә 18 гыйнварда...