Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида иминлек һәм тәртип булыр

Былтыр шәһәр һәм районда теркәлгән җинаятьләр саны 2011 елдагыдан 10 процентка кимрәк. Ә алдан уйлап эшләнгән үтерү биштән җидегә җиткән. Әлеге саннар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең йомгаклау конференциясендә аталды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, суд рәисе Ирек Шәйдуллин, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Андрей Демидов, шәһәр прокуроры урынбасары Ринат...

Былтыр шәһәр һәм районда теркәлгән җинаятьләр саны 2011 елдагыдан 10 процентка кимрәк. Ә алдан уйлап эшләнгән үтерү биштән җидегә җиткән. Әлеге саннар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең йомгаклау конференциясендә аталды.


Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, суд рәисе Ирек Шәйдуллин, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Андрей Демидов, шәһәр прокуроры урынбасары Ринат Сәхавов катнашты.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Җиһангиров узган елгы эшләренә тукталды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Лениногорск полицейскийлары узган елгы бурычларын үтәгән: шәһәр һәм район территориясендә җитди җәмәгать тәртибен бозу очраклары һәм гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Шәхси состав даими рәвештә «Нелегальный мигрант», «Ау», «Арсенал», «Мәк», «Контрафакт», «Притон» һәм башка бик күп оператив-профилактик операцияләрдә катнашкан. Күбесендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, кайберләре буенча профилактик чаралар үткәрелгән.
Җинаятьчелек районда 10, 1 процентка кимегән, дип дәвам итте докладчы. Отчет вакытына барлыгы 611 җинаять теркәлгән, узган ел 680 булган. Гомуми көч белән хокук сакчылары кеше сәламәтлегенә зыян китерү, талау, урлау, машина куып китү, ут төртү, шартлату кебек җинаятьләрнең кимүенә ирешкән. Әмма фатирлардан һәм шәхси йортлардан урлау - 16,1 процентка, кеше талау - 4,3 процентка, авто-мототранспорт куып китү кебек җинаятьләр ике тапкырга арткан. Аның белән бергә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча күрсәткеч 77,9 процент булган. Хәзерге вакытта 13 җинаятьче розыскта булса, 30 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора.
Узган ел дәвамында хокук сакчылары тарафыннан берничә тапкыр "Арсенал" оператив-профилактик операциясе үткәрелгән булса да, 2011 ел белән чагыштырганда, халыктан ирекле рәвештә корал кабул итү 3,3 процентка кимегән.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле, 57 җинаять теркәлгән булуы турында әйтелде. «Мәк» оператив-профилактик операциясе барышында, май-октябрь айлары аралыгында, наркотиклар белән бәйле 22 җинаять ачылган. Наркотик исерү халәтендә кылынган җинаятьләрне ачу буенча күрсәткеч биш тапкырга арткан.
Районда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр борчу тудыра. Талау, урлау, разбой, мошенниклык, наркотик һәм психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләр - иң киң таралганнары. Балигъ булмаганнар эше буенча инспекторларга авыр гаиләләргә рейдларны ешрак үткәрергә, мәктәпләрдә "түгәрәк өстәл" оештырырга кирәклегенә басым ясалды. Шуңа карамастан, узган ел шәһәр һәм районда балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылу 24тән 18гә кимегән. Докладчы яшүсмерләр тарафыннан 10 урлау очрагы теркәлгәнен дә әйтте. Республиканың балаларны вакытлыча тоту изоляторына 2 үсмер, 2011 елда - берәү җибәрелгән булган, ябык типтагы махсус учреждениегә 1 үсмер озатылган. Инспекциядә 86 үсмер һәм 62 имин булмаган гаилә исәптә тора.
Шәһәр һәм район юлларындагы хәлләр кискен булуына басым ясалды. Юл-транспорт һәлакәтләре 3,6 процентка артып, 86ны тәшкил итә, алар нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган (узган ел шул чорда - 10), 114 кеше төрле төрдәге тән җәрәхәтләре алган (узган ел шул чорда - 80). Юл-транспорт һәлакәтләре буенча ясалган анализ күрсәткәнчә, аварияләрнең 70,9 проценты тизлек режимын бозучылар аркасында килеп чыккан. Алардан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә руль артында исерек килеш һәм наркотик исерү хәлендә йөрүчеләр керә. Соңгыларының гаебе аркасында 432 очрак теркәлгән. Бу күрсәткеч, 2011 ел белән чагыштырганда, 2,4 процентка күбрәк.
Киңәшмәгә йомгакны министр урынбасары Андрей Демидов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм прокурор урынбасары Ринат Сәхавов ясады. Алар Лениногорск полициясе эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм Универсиада елында Казанга тәртип сагына барачак полицейскиларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу